Яңалыклар

2016 елның 15 июле, җомга

“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында”гы Федераль законның 50 маддәсе, “Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау” турындагы Федераль законның 64 маддәсе нигезендә, “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасы редакциясе Россия Федерациясе Федераль Җыены җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча теркәлү үткән кандидатларга һәм кандидатлар исемлеге теркәткән сәяси партияләргә сайлау алды агитациясе өчен биреләчәк түләүсез һәм түләүле басма мәйдан турында хәбәр итә.

Массакүләм магълүмат чарасының исеме: “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”). 

Массакүләм магълүмат чарасын теркәү таныклыгы: ПИ №ТУ 16-01022, вакыты 2013 елның 16 мае.

1. Биреләчәк түләүсез басма мәйданның гомуми күләме 3960 кв.см (җомга саннарында).

2. Биреләчәк түләүле бас- ма мәйданның гомуми күләме 3960 кв.см (җомга саннарында).

Түләүле басма мәйданның бәясе – 1 кв.санти- метры 60 сум.

Түләүле басма мәйданның күләме һәм түләү шартлары турында мәгълүмат “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасының 2016 елның 15 июлендә чыккан 51 санында басылды һәм www.arskmedia.ru адресы буенча бирелде.

3. Түләүле басма мәйданны билгеләү өчен җирәбә салу һәм сайлау алды агитациясен урнаштыру өчен килешүләр төзү 2016 елның 17 августында 10 сәгатьтә Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорты адресы буенча урнашкан редакция бинасында уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International