Район Советы утырышы

2016 елның 15 июле, җомга

Район Советы утырышы
12 июльдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы җиденче утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы — район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Утырышның беренче көн тәртибендәге “2016 елның беренче яртыеллыгында Арча муниципаль районының бюджет үтәлеше турында”гы мәсьәлә буенча финанс–бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев чыгыш ясады.
Район бюджетының керем өлешен формалаштыруның төп чыганагы булып физик затларның керемнәренә салым тора. 2016 елның беренче яртыеллыгында район бюджетында әлеге салымның өлеше 75,2 процент тәшкил итте. 2015 елга карата үсеш — 7,5 процент. Еллык план 43,5 процентка үтәлде.
Физик затлар кеременә салымны төп түләүчеләр: “АСПК” акционерлык җәмгыяте”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Газпром Трансгаз Казань”, “Татавтодор”, “Таттелеком” ширкәтләре, “Россия тимер юллары”, “Сетевая компания”, “Арскнефтепродукт” акционерлык җәмгыятьләре, “Мәрҗани” ширкәте.
2016 елның беренче яртыеллыгында ведомствоара комиссиясе утырышларында салым буенча бурычлы 21 предприятие җитәкчесе тыңланды. Түләп бетермәгән салым 1044, 7 мең сумга җыйнала, узган елга караганда ул 849,7 мең сумга, ягъни 5,3 тапкыр арткан. Бүгенге көндә иң күп бурычлы — “Арча элеваторы” (530,9 мең сум бурычы бар). 
Татарстан Республикасында кеше хокук- лары буенча Вәкилнең Арча муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятов “Татарстан Респуб- ликасында кеше хокуклары буенча Вәкилнең” 2015 елда “Татарстан Республикасында һәм Арча муниципаль районында кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен саклау турында”гы еллык док- лады турында” чыгыш ясады.
2015 елда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкилгә 2998 мөрәҗәгать кергән, шуның 25е — Арча районында яшәүчеләрдән.
Вәкилнең җәмәгать ярдәмчесенә былтыр 62 мөрәҗәгать алынган. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар бирелгән, төрле органнарга һәм министрлыкларга сорау җибәрелгән.
Утырышта шулай ук “Арча муниципаль районында 2014–2016 елларда хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаның үтәлеше турында”, “Арча муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру программасының үтәлеше турында” һ. б. мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International