Тимер юл– уен урыны түгел

2016 елның 15 июле, җомга

Тимер юл– уен урыны түгел
Балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны ачу, тәрбиячесез, күзәтүчесез балаларны барлау, поездлар хәрәкәте куркынычсызлыгына тәэсир итүче хокук бозуларны тыю, тимер юл объектларында балалар җәрәхәтләнүен кисәтү максатыннан, Россия эчке эшләр министрлыгының Казан линия идарәсе хезмәт күрсәткән тимер юлларда 11 июльдән 20 июльгә кадәр “Светофор” оператив–профилактик операциясе үткәрелә.
Бу көннәрдә Россия эчке эшләр министрлыгы Казан линия идарәсенең транспортта балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторлары тарафыннан станция- ләрдә рейдлар, балалар белән әңгәмәләр үткәрелә.
Тимер юлларда балалар да зыян күрә. Быел гына да шундый ике очрак теркәлгән. Февраль аенда Васильево–Юдино аралыгындагы 774нче тукталыш станциясендә 1999 елгы бала электр тогы белән пешә. Яшүсмер дуслары белән Яшел Үзән районының Октябрьск бистәсендә яшәүче танышына кунакка килә. Кире кайтканда электричкага соңга калалар. Икенчесен көткән арада, дусларының кисәтүенә дә карамастан, ул кызыксынып йөк составы вагонына күтәрелә. Шунда ул югары көчәнеш- ле токка эләгә. 
Икенче очрак май ахырында Юдино станциясендә була. Казан мәктәпләренең берсендә укучы 2001 елгы яшүсмер тимер юл аша салынган күпердән чыкмыйча, әлеге күпер баскычы белән койма арасындагы тар гына урын аша үтеп, юлын кыскартырга була. Әмма бу маневры уңышлы үтми, аңа тимер юл транспорты бәрелеп китә һәм яшүсмер җәрәхәт ала. 
– Әлеге сәбәбе бер – куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү. Еш кына өлкәннәр үзләре үк балаларына тискәре үрнәк күрсәтә – үзенең һәм балаларының тормышын куркыныч астына куеп, тимер юлны тиешсез урында чыга, якынаеп беткән поезд каршыннан йөгереп үтә. Әгәр кагый- дәләрне үтәп, балаларына тимер юлның уйнау урыны түгеллеген яхшылап аңлатсалар, мондый очракларны кисәтеп тә булыр иде, – ди әлеге мәгълүматларны безгә юллаган Казан линия идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Фәния Фәсхетдинова. 
Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International