15 июльдә Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе “Бердәм Россия” партиясенең исемлекләрен раслады. Шул вакыттан башлап аның кандидатлары — бер мандатлылар округ сайлау комиссияләренә беренчел документлар пакетын тапшыра башлый. Закон моңа 23 июльгә кадәр вакыт бирә. Теркәлү өчен документлар тапшыру ике этапта үтә. Беренче документлар пакетын тапшырганнан соң бер мандатлы округлар буенча кандидатлар өч көн эчендә махсус сайлау счеты ача, барлык агитация чаралары шуннан финанслана. Аннары округ сайлау комиссияләренә 3 августка кадәр документларның икенче пакетын тапшырырга кирәк һәм 10 көн эчендә, комиссияләр кандидатларны теркәү турында карар чыгара. Шулай итеп, 13 августтан да соңга калмыйча Дәүләт Думасына депутатлыкка барлык кандидатларның фамилияләре билгеле булачак.
27 июньдә “Бердәм Россия”нең федераль съезды республика партия исемлеге буенча 14 кандидатны, Татарстанның бер мандатлы округлары буенча 6 кандидатны раслады. “Бердәм Россия”нең партия исемлеге башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тора.
Хәзерге вакытка бер мандатлы 6 сайлау округыннан депутатлыкка 46 кандидат күрсәтелде. Бер мандатлы 6 округта да 4 парламент партиясе үз кандидатларын, шулай ук “Россия коммунистлары” һәм “Родина” күрсәтте. “Парнас” — 4, “Яблоко” — 3 һәм “Партия пенсионеров за справедливость” 1 кандидат күрсәтте. 2 кеше сайлауга үз кандидатураларын үзләре күрсәтеп барырга булды.
19 июльдә Казанның Восстание урамындагы 83 йортта урнашкан сайлау комиссиясенә Дәүләт Думасына “Бердәм Россия” партиясеннән кандидат Илдар Гыйльметдинов документларын тапшырды.