Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына “Лизинг–Грант” программасы буенча дәүләт ярдәме бирү өчен конкурс сайлап алуы игълан итте. Гаризалар 18 июльдән 17 августны кертеп кабул ителә.
Сораулар булса 3–06–44 телефоны буенча Арча муниципаль район башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.