Күршеләр кунакка килде
Күрше хакы – тәңре хакы, дигән өлкәннәр. Ян–як күршеләргә генә түгел, орынып торган районнарга да кагыла бу.
Әтнә районы белән без элек-электән дустанә мөнәсәбәттә. Башта бер район булдык, аерылып чыккач та аралар суынмады, киресенчә, дуслык ныгыды гына. Бер-беребездән калышмаска тырышып эшлибез, уңыш- ларыбыз өчен сөенеп яшибез. Әмма өлкәннәр өчен шунысы кызык, аерылып чыкканнан соң районнар нинди үзгәреш кичергән?
Шуны ачыклау, район белән танышу, аралашу максатында оештырылды да инде Арча җирлегендә Арча һәм Әтнә районнары ветераннарының очрашуы. Аларны ике район чигендә район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов җитәкчелегендә Арча ветераннары каршы алды һәм озатып йөрде.
– Заманында алар бирегә комсомолга керергә килгән, монда эшләгән. Аерылып чыкканнан соң Арча ничек үскән? Аларны менә шул бигрәк тә кызыксындыра, – диде Арча шәһәре ветераннар советы рәисе Ринат Һидиятов.
Әтнәлеләр педагогика көллиятендә, боз сарае, бассейнда, “Әлифба”, “Казан арты” тарих-этнография музейларында булдылар, җитәкчеләре белән очраштылар, игьтибар белән тыңладылар, сораулар яудырдылар.
– Мин үзем Түбән Пошалым кызы. Түбән Бәрәскәдә яшим. 38 ел мәктәптә укыттым. Хәзер лаеклы ялда, башлангыч ветераннар оешмасын җитәклим, – диде Сөембикә Садриева. – Күптән түгел Арча педагогика көллиятендә 45 еллык очрашуда булдым. Әгерҗедән килгән төркемдәшем Алсу шәһәрне күргәч шаккатты. Сокланырлык та шул Арча, шулкадәр үскән, матурланган. Музейны гына карагыз, заманча, бай, районга лаеклы музей ул. Музей хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин күпме мәгълүмат җиткерде. Шулай ук музей хезмәткәре Ирина Синичкина юл буе район белән таныштырды. Туган районым белән чиксез горурланамын.
– Мин Арча районында 2000нче еллар башында булган идем. Хәтерлим әле, бодай сыйфатын тикшерүче приборны күрсәтергә кайттым. Кунакханәдә тордым. Шул вакыттан соң гына да район никадәр үзгәргән. Исең китәрлек, – диде Азат Баязитов.
Аннан кунаклар Яңа Кырлайга юл алды. Биредә Габдулла Тукай музеен, Сәгъди абзый йортындагы әдәби-мемориаль комплексны карадылар. Кайберләренең бирегә беренче килүе, икенчеләре андагы үзгәрешләргә сок- ланып карап йөрде.
Алдагы тукталыш–Шушмабаш. Анда аларны башлангыч ветераннар советы рәисе Кәүсәрия Нуриҗанова, авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов каршы алды. Бездә кунакны сыйламый җибәрү гадәте юк. Мулдан әзерләнгән кунак өстәле артында, төшке аш вакытында күңел ачу программасы да тәкъдим ителде. Мәдәният өлкәсендә дә яшьләрдән кимен куймаган ветеран үзешчәннәребез Арчадан Вилорик Зыятдинов, Факия Шәрәфетдинова, Фәрхат Зыятов, Үгез-Елгадан Рәйхана һәм Зәкәрия Җәләлетдиновлар һәм башкалар чыгыш ясады. Әтнәлеләр дә җавапсыз калмады. Коллегабыз, “Әтнә таңы” район газетасы журналисты Фәридә Филатова да түзмәде, яраткан җырларын ветераннарга бүләк итте.
– Өлкәннәрне онытырга ярамый. Аларны шулай очраштыру, аралаштыру–бик зур чара, – диде ул.
Шушмабашта да кунаклар өчен бик бай программа әзерләнгән иде. Алар участок амбулаториясендә, мәктәптә булдылар, тәҗрибә участогы белән таныштылар, түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.
– Бу очрашуда кайчандыр бер гаиләдә яшәгән, бергә эшләгән, шул елларны хәтерләгән кешеләр катнаша. Танышлар да күп. Ул чор белән чагыштырганда Арча танымаслык булып үзгәргән, үскән, матурайган. Арча – зур район, Арча үзе дә – чын шәһәр. Предприятиеләр күп, мөмкинлекләр зур. Мондый очрашу бик кирәк иде. Күпме мәгълүмат алдык, ян күршеләребезнең яшәү шартлары белән таныштык. Хәзер үзегезне кунакка көтәбез, – диде Әтнә районы ветераннар советы җитәкчесе Мингазиз Зиннәтов шундый очрашу, аралашу оештырган өчен рәхмәт белдереп.
Ул үзе дә Арча районында туып–үскән, яшәгән, урман хуҗалыгында эшләгән. Аннан аны Ислейтарга җибәргәннәр һәм Әтнә районында төп- ләнеп калган.
Очрашу табигатьтә, Шушмабаш Сабантуе булган урында уеннар, бәйгеләр белән дәвам итте. Өлкәннәр шахмат буенча да көчләрен сынашты, хәрәкәтчән уеннарда да бик теләп катнашты, җиңүчеләр бүләген дә алды.
Наил Габдрахманов очрашу истәлеге итеп кунакларга бүләкләр тапшырды.
Гөлсинә Зәкиева