Бәхетле балачак фестивалендә
Узган шимбәдә Арча стадионында “Һәрчак тату дуслар булып яшик без туган илдә” дигән балалар фестивале узды.
– Бу Арча өчен яңалык түгел. Узган ел мөселман сабантуе булды, ә быел без аның максатын һәм тематикасын үзгәрттек, төрле милләт вәкилләре фестиваленә әверелдердек, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык җепләрен ныгытуны максат итеп куйдык, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. – Милләтләр төрле булуга карамастан, без бертөрле, тату һәм бердәм булып яшибез. Менә шуны балаларга җиткерергә тырыштык. Безнең районда гына да ничә төрле милләт вәкиле яши. Татар, рус, мари, һәм башкалар... Мәктәп авто- буслары белән авыллардан балаларны махсус китерттек. Аннан, әлбәттә, җәй уртасында ял, сыйныфташлары белән очрашу оештырырга да булдык. Яңа уку елы да еракта түгел. Ә бу чараны оештыруга мәгариф системасы, мәдәният идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, гомумән, балалар белән эшләүче барлык оешмалар көч куйды.
Чыннан да, стадион “урамындагы” һәр йорт эчендә төрле милләт вәкилләре урнашкан иде. Беренче йортта Арчаның бишенче гимназиясе укучылары татар гореф–гадәтләре, милли ризыклары, яшәү шартлары белән таныштырса, икенчесендә беренче мәктәп укучылары рус, өченчесендә носылылар керәшен, дүртенчесендә шурабашлылар мариларның тормыш–көнкүреше белән таныштырды. Һәр йорт каршында кунак- ларны әлеге халыкларның җырлары–биюләре белән каршы алдылар. Монда Арча сәнгать мәктәбе, укучылар сарае бию төркемнәрендә шөгыльләнүчеләр үз осталыкларын күрсәтте.
Җыр–бию дигәннән... Стадионга керү дә үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Хәтта чәкчәкне дә татлы милли ризыгыбызга багышланган бию белән тәкъдим иттеләр. Аңа җиткәнче әле капка төбеннән кунакларны зур кара күзлекләр, формалар кигән “полиция хезмәткәрләре” (кечкенә балалар) каршы алып, тимер эзләгеч белән тикшереп чыктылар. Полиция җитәкчесе бәләкәй булса да, приборы өлкәннәрнеке иде. Район башлыгы Илшат Нуриевка да телефоны белән ачкычларын кесәсеннән алып күрсәтергә туры килде. Аннан аның каршына “фестиваль хуҗасы” (беренче сыйныф укучысы) килеп басты, олыларча кул биреп күреште, район хәлләре белән кызыксынды һәм фестивальгә дәште. Илшат Нуриев нәни хуҗага истәлек бүләге тапшырды.
Ә аннан инде яктылык, матурлык, сафлык, самимилек белән тулы балалар дөньясы ачылды. Тукайны искә алып, асфальтта шагыйрь иҗатына багышланган рәсемнәр бәйгесе бара. Анда теләгән һәр бала катнаша алды. Бур белән нинди генә рәсемнәр ясамаганнар. Һәрберсендә бәхетле балачак чаткылары ярылып ята. Арча укучылар сарае каршында эшләп килүче ракеталар модельләштерү түгәрәгенә йөрүчеләр дә үз хезмәтләрен күрсәтте. Хәтта ясаган ракеталарын очыртып та карадылар. Күргәзмә дә һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Биредә мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары үз тәҗрибә участокларында үстергән, балалар үз куллары белән ясаган әйберләрен тәкъдим итте. Ә бу хозурлыкны кунакларга Тукай әкиятләре геройлары – Шүрәле белән Су анасы, бәтиләре белән Сарык һәм Кәҗә күрсәтеп йөрде.
Балалар мәйданчыгында Арчадагы балалар бакчалары тәрбия- челәре берсеннән–берсе кызыклы уеннар белән нәниләрнең күңелләрен күрде. Бер коллективның да тематикасы ошаш түгел иде. Берсе татар халык уеннарын алса, икенчесе милли йолаларны искә төшерә, өченчесе җырлы–биюле уеннар оештыра. Балаларны карап торуы ук күңелле. Кечкенә чиләктән икенче баштагы чокырга кашык белән су ташыйлар. Шул ике метр араны килеп җиткәнче кашык төбендә бер тамчы су каладырмы, юкмы, әмма сөенечләре тулы чиләк тә ташырлык була.
Төп мәйданга килеп җиткәнче, болардан тыш та нинди генә чаралар оештырылмаган. Барысын да санап китү мөмкин дә түгел. Аеруча балаларга “холли” ошады. Һинд халыкларының милли гореф–гадәте ул. Фильмнарда күргәнегез булса, кешеләр бер–берләрен махсус коры буяу белән буйыйлар. Битләре, куллары, чәчләре әллә нинди төсләргә кереп беткән.
– Холли – бик кызык, – диделәр Арчадан Энҗе Әгъләмова белән Гөлия Исламова. – Гомумән, бүгенге фестиваль безгә бик ошый. Кешеләрне берләштерә, дуслаштыра. Аз гына вакыт эчендә күпме дуслар таптык.
Алып баручы “Татар радиосы” ди–джее Ильяс Газизов та нинди генә төсләргә кермәгән иде. “Холли”да катнашкан Арча кызлары чибәр егетне игътибарсыз калдырмый, җай табып, буяу сибеп китәргә тырыша.
Фестиваль матур һәм үзенчәлекле башланып китте. Уку алдынгылары да, сәхнә йолдызчыклары да, спортта уңышларга ирешкән балаларыбыз да мәйданга чыкты. Аларның чыгышлары бер–берсенә шундый оста итеп бәйләнгән иде, каршыда зур, яңа йолдызчыклар аллеясы тугандай булды. Бәйрәмне район башлыгы Илшат Нуриев ачты.
– Якты киләчәк телим сезгә. Исән–сау булыгыз. Районыбызның үсеше, киләчәктә алга китеше сезнең кулда, – диде ул балаларны бәйрәм белән котлап.
Районыбыз балаларының да аңа җиткерер сүзләре бар иде.
– Талантларны күреп алып, үстергән, бәйгеләрдә, ярышларда катнашу мөмкинлекләре биргән өчен район җитәкчеләренә чиксез рәхмәтлебез. Киләчәктә районыбызның лаеклы гражданнары булырбыз, аны бөтен дөньяга танытырбыз, дип вәгъдә итәбез,– диделәр алар.
Аннан уеннар, җырлар, биюләр белән күңел ачулар башланды. Сәхнәдә көнозын концерт барды. Шунда ук чират торып ГТО нормаларын да тапшырдылар, диплом белән бүләген дә алдылар. Күрше районнардан да балалар килде. Әтнә һәм Балтач районнары безнекеләр белән беррәттән сәхнәдә чыгыш ясаса, Теләче, Кукмара, Саба, Биектау районнары яшь спортчылары спортта көчләрен сынады.
– Мондый фестиваль безнең өчен яңалык, – диде Биектаудан көрәш буенча тренер Данил Фәхриев. – Сезгә икенче ел рәттән киләбез. Узган ел көрәштә икенче урынны яуладык. Быел да җиңүгә өмет бар.
Һәр спорт төре буенча ярышлар оештырылды. Хәтта мәктәпкәчә яшьтәгеләр самокатта да узышты. Бүләкләре дә яхшы иде. Ә көрәш–аеруча зур урынны алды. Коркачыктан Инсаф Галәветдинов, Шушмабаштан Камил Кәримов, Югары Мәтәскәдән Фәнгиз Мәннанов, Мөрәледән Нәсим Габидуллин үз үлчәү авырлык- ларында беренче булдылар һәм велосипед белән бүләкләнделәр. Ә Фәнгиз Мәннанов абсолют батыр калды һәм төп бүләк – скутер иясе булды. “Көндәшләрем бик көчле иде. Авыр булды. Әмма җиңәм дип килдем һәм җиңдем”, – диде соңыннан Фәнгиз.
Фестивальгә Санкт-Петербургтагы Россиядә хапкидо (тхэквондоның бер төре) үсеше үзәге Президенты Аркадий Хегай килгән иде. Ул хапкидо буенча зур уңышка ирешкән Арчадан Алмаз Закировка 1нче дан, тренеры Газинур Борһановка 2нче дан кара пояс тапшырды.
Гөлсинә Зәкиева