Арчада яңа йортлар

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Арчада яңа йортлар

Мәгълүм кыенлыкларга карамастан, тормыш үз җае белән дәвам итә. Республикабызда яшәешебезнең төрле өлкәләрен үстерүгә юнәлдерелгән утыздан артык программа эшли.

Шунысы да мөһим — хәзер тегене–моны эшләргә дип кабинетлар буйлап йөрисе юк, акчаны федераль үзәк, рес- публика үзләре бирә. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов әлеге программаларның үтәлешен ныклы контрольдә тота.

Безнең районда да бу программалар уңышлы тормышка ашырыла. Узган җомгада шәһәребезнең Ватан урамында тапшырылган яңа йортлар да шуңа мисал булып тора.

— Районда узган ел гына да күпме яңа биналар сафка басты, быел да күп төзелешләр алып барыла. Безнең районга күрсәткән ярдәме өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт! — диде муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев яңа йортларны ачуга багышланган тантанада. — 12шәр фатирлы менә бу ике йортан гражданнарны тузган торактан күчерү, күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү, социаль ипотека программалары буенча фатирлар бирелә. Барыгызга да бәхет, сәламәтлек, иминлек телим!

Район башлыгы әлеге йортларны төзегән “Главтрансстрой” ширкәтенә (җитәкчесе Ильяс Гәрәев) рәхмәт әйтте, яңа фатирлар хуҗаларына ачкычлар тапшырды. Соңыннан ул яңа фатирларда булды, аларның хуҗалары белән сөйләште.

— Шатлыгыбызның чиге юк, зур рәхмәт! — ди Пүчинкә–Понигы авылыннан 6 бала анасы Халисә Гатиятуллина.

Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше буенча бүлек җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, быел мондый шатлыклы вакыйгалар тагын булачак әле. “Арча МСОсы” ширкәте Кызыл Бистә урамында 5 катлы, 60 фатирлы йорт төзи. Аны быел көз тапшырачаклар. Бу йорттагы фатирлар да төрле программалар буенча биреләчәк.

Горький урамындагы 36а йортын “Энергосервис” ширкәте төзи. Аны бер айдан тапшырачаклар. Анда 5 ветеранга дигән фатирлар да бар. Шулар тапшырылгач, районда сугышта катнашучыларны һәм аларның тол хатыннарын фатирлар белән тәэмин итү программасы тулысынча үтәлә. Шулай ук гражданнарны тузган торактан күчерү программасы да үтәлеп бетеп килә.

Әлеге ширкәт Кызыл Бистә урамында — 15 фатирлы, Горький урамында 18әр фатирлы ике йорт, Интернационал урамында 54 фатирлы коммерция йорты төзи.

Шушы ук урамда “Арча КСМы” 18 фатирлы коммерция йорты сала.

Арчаның үсеш перспективалары турында да сөйләштек. Элеккеге кирпеч заводы ягында “Төньяк” микрорайоны проекты әзерләнә. Анда күп катлы йортлар, балалар бакчасы, сәүдә объектлары, күлләре булган ял зонасы төзеләчәк.

Ильяс Сәхапов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International