Уңайлы да, тиз дә

2016 елның 22 июле, җомга

Уңайлы да, тиз дә

Россия эчке эшләр министрлыгы гражданнарга берничә төр буенча дәүләт хезмәтләре тәкъдим итә. Судка тартылу яки, киресенчә, тартылмау, җинаять эше алып барылу яки җинаять эшенең туктатылуы турында белешмәләр алырга була.

Шәхси сакчы танык- лыгын, аучы, спорт, чикләнгән зарар китерү коралларын алу хокукына лицензия, шулай ук аучының ату коралын алу яки срогын озайту, саклау һәм йөртү хокукына рөхсәт тә анда бирелә.

Автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылма арбаларны теркәү, транспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтихан үткәрү, транспорт белән идарә итү хокукы биргән таныклык бирү буенча да хезмәт күрсәтелә.

Ирекле дәүләт дактилоскопик теркәү (бармак бите сырларына карап шәхесне билгеләү, эзләп табу ысулы) дә үткәрелә.

Россия эчке эшләр министрлыгы күрсәткән әлеге дәүләт хезмәтләре Арча эчке эшләр бүлегендә, ЮХИДИның Арча бүлекчәсендә, Галактионов урамы, 27нче йортта урнашкан күпфункцияле үзәктә, шулай ук www.gosuslugi.ru интернет порталы аша күрсәтелә.

Интернет аша электрон формада гариза бирүнең өстенлекләре дә бар. Дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты кыскара, гражданин гаризасы буенча нәрсә эшләнүе турында мәгълүматны белеп тора, гариза бирү өчен дәүләт һәм муниципаль оешмаларга, учреждениеләргә барып торасы юк, коррупция куркынычы кими.

Ә www.gosuslugi.ru интернет порталда теркәлү өчен үзеңнең шәхесеңне раслаган бер юлны сайларга кирәк. Аны поч- та аша яки күпфункция- ле үзәккә мөрәҗәгать итеп, шулай ук электрон имза ярдәмендә эшләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International