Малярия нинди чир ул
Җәй ул кояшы һәм җиләге белән генә түгел, черкиләре белән дә истә кала. Бүген сүзебез черкиләр таратучы малярия ягъни бизгәк чире турында барыр.
Бу йогышлы чир турында “Роспотребнадзор” идарәсе бүлегенең баш белгече Фәйрүзә Латыйпова белән сөйләштек.
— Фәйрүзә Фәритовна, малярия ул безнең җирлеккә хас чирме?
— Малярия ул Азия, Океания, Африка, Үзәк һәм Төнъяк Америка илләрендә киң таралган йогышлы чир. Ул безнең җирлектә юк.
— Быел черки тешләгән урыннар кычытып, кызарып, шешеп, үлекләп, хәтта дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләр булган, диләр.
— Гадәттә мондый халәт вак чебен (мошкара) тешләгәннән була. Сез әйткән кызарып, шешеп чыгу ул аллергия билгеләре. Аннан куркырга, хәвефләнергә кирәкми.
— Безнең халык чит илләрдә ял итәргә ярата, кечкенә балаларын да үзләреннән калдырмыйлар, аларга нинди киңәшләр әйтер идегез.
— Малярия киң таралган илләргә бармаска кирәк. Әлеге йогышлы чирне йоктыру куркынычы булган чит илләргә чыккан очракта черкидән сакланучы препаратлар кулланырга киңәш ителә.
— Малярия очраклары Татарстанда ачыкланганы бармы?
— 2012 – 2014 елларда республикада 7 малярия очрагы теркәлде. Алар барысы да чит илләрдән кайткан кешеләрдә ачык- ланды. Бәхеткә, башкаларга таралу очраклары күзәтелмәде.
— Малярия нинди чир ул, аның билгеләре?
— Чирне черкиләр йоктыра. Авыру билгеләре 7–25 көннән соң үзен белгертә. Беренче өянәкләр хәтта 8–14 айдан соң башланырга мөмкин. Авыру югары температура, бизгәк белән интегә. Нерв системасы, бөер, бавыр һәм башка органнар какшавы ихтимал. Йогышлы чир тулысынча дәвалана.
— Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Румия Саттарова