Килә күрмәсен
Дуңгызларда африка чумасы дигән хәтәр авыру барлыгы турында сөйләп, язып торалар. Безгә ул ничектер ерактагы әйбер кебек тоела.
Кайчандыр бәрәңге коңгызы, бал кортларындагы талпан авыруы турында ишетеп кенә белә идек, хәзер алар халыкның баш авыртуына әверелде.
— Районда йорт дуңгызлары 71 генә исәпләнә, — ди Арча ветеринария берләшмәсенең баш эпизоотологы Айрат Фазлыев. — Алар Венета, Михайловка, Яңа Кенәр авылларында, берничәсе Арча шәһәрендә. Без алардан кан алып тикшереп торабыз.
Дуңгыз асраучыларга таләпләр катгый. Аларны ябык биналарда гына асрарга рөхсәт ителә, кардага чыгарырга ярамый. Чөнки авыру черки, талпаннар аша күчәргә мөмкин.
Авыру үлем белән бетә, гаять зур зыян сала, дәвалау тыелган, вакцинасы юк.
Авыру таратучы вирус бик чыдам, продуктларда, суда, тирә–юньдә айлар буе саклана, туңдыру һәм киптерү аңа тәэсир итми, бары тик югары температурада пешекләгәндә генә үлә.
— Йорт дуңгызларын ябып асрап була, ә кабан дуңгызлары иректә йөри...
— Африка чумасын шулар тарата да инде. Чөнки җәнлекләр өчен чикләр юк. Соңгы елларда авыру Татарстанга якынлаша. Әле менә ау сезоны булмаса да, берничә кабанны атып тикшерергә дигән күрсәтмә булды.
Авыруны йорт һәм кыргый хайваннар, кошлар, кимерүчеләр һәм бөҗәкләр тарата.
Дуңгызларның барлык авыру һәм кинәт үлү очрак- лары турында кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк.
Ильяс Фәттахов