Фәрхетдин абый

2016 елның 22 июле, җомга

Фәрхетдин абый

Шактый еллар элек сугымлыкка тай алдык, чалыр көн җиткәч, абзардан тайны алып чыгып булмый, кем генә керсә дә якын китерми. Менә шунда бүген 85 яшен тутырган, Фәрхетдин абый мал янына кереп, тәмле сүзләре белән тайны алып чыкты. Шулвакыт Рафис күршебез әйтеп куйды: “Фәрхетдин абый ат телен белә шул!”

Фәрхетдин абый 1931 елда 26 июньдә 5нче бала булып дөньяга килә. Әтисе Мөхәммәтгалим сабыйга 2 яшь булганда вафат була, әнисе Бибигайшәгә 5 бала тәрбияләргә кала. 5 яшьлек вакытта Фәрхетдин абыйсын армиягә озата. “Болынга атка атланып озаттым, карточкага төшерүче дә булмаган”, — дип сагынып сөйли. Менә шул чагында атка булган хөрмәте, мәхәббәте гомерлек юлдашына әйләнә. 3 сыйныф тәмамлагач ук колхозда эшли башлый, җәен атларны төнлә урманга ашатырга алып менәләр. Ат белән алар колхозның бар эшен дә башкарган. Басуда, фермада эш бихиссап. 18 яшьтә армия сафларына алына егет. Кинза шәһәрендә 9 ай хезмәт иткәч, аягы авырту сәбәпле, врачлар рөхсәте белән кире авылга кайтаралар. Ул рәхәт тормыш эзләп читкә китми. Туп–туры туган авылына, аты янына кайта. Ә авылда эшнең иге–чиге юк.

Ашлык суктыргач, Шәмәрдән, аннан Арча заготзерносына, Арча элеваторына үзебезнең тау аркылы барганнар. Бу таулардан үтүе сират күпере кичү белән бер булган. Аның атлары да тук түгел бит. Авылда көчле техника юк, элек бар да кул белән күтәреп эшләнгән. Язын чәчүгә кырга ашлык чыгару, ел әйләнә Павал тегермәненә ашлык алып төшү, ферма терлекләренә фуражга Павал тегермәненә төшү, менү тәмуг белән бер була.

— Элек кышлары да буранлы, салкын иде, ничек чыдаганбыз? — дип ачынып сөйли Фәрхетдин абый. — Без күргәнне беркем күрмәсен! Хәзерге тормыш бәйрәм ул.

Колхоз эшеннән тыш авыл халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгән бердәнбер кеше ул Фәрхетдин абый. Авылыбызда элек халык күп иде, ат белән бәрәңге утырту, тырмалау, яру, көзен тирес түгү, урманнан утын алып төшүләр — берсе дә калмый. Муллахмәт абый исән чакта аралашып эшлиләр иде, тик ул күптән вафат, ә Фәрхетдин абый бүген дә авылның бердәнбер ышанычлы кешесе. Исән генә булсын. Үзе дә, аты да.

Фәрхетдин Шәйхелислам абый кызы Сәйделбанат апага өйләнә. Тупырдап торган балалар туа тора: малайлары Рифкать, Рифат, Харис, Данис, Фиргать, кызлары Фирдания, Фирдәүсә, Фирая. Бүген бар да исән–сау, шөкер. Фәрхетдин абыйга кияү, киленнәрне мулдан биргән. 16 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Тик менә 2011 елда вафат булган җәмәгате Сәйделбанат апаның юклыгы йөрәген тырмап тора. 52 ел яшиләр. Фәрхетдин абый улы Данис, килене Курса станциясеннән Җәлил кызы Наилә тәрбиясендә тора. Әтиләрен, бабайларын бар да хөрмәт итеп яши. Зурлап 85 яшен уздырдылар. Икенче килене күрше Нургали кызы Әнисә минут саен “әти” дип тора, бар икән бәхет, дип ак көнләшү белән исем китә.

Авыл халкы исеменнән аты белән һаман да хезмәт иткән Фәрхетдин абыйга исәнлек–саулык телибез, бәхетле тормышы дәвам итә күрсен. Рәхмәтебез, хөрмәтебез аңа бихисап.

Фирдия Гафиятова,

Чөмә–Елга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International