Хәйрия концерты була

2016 елның 22 июле, җомга

Хәйрия концерты була

“Арчада безнең гаиләне белмәгән hәм ярдәм итми калмаган кеше юктыр. Рәхмәт, ярдәм итеп кенә түгел, гел кызыбызның хәлен сорашып торалар.

Безнең гаиләгә төшкән бу кайгы Аллаhы Тәгаләдән сынамак өчен бирелгән булсын иде, узгынчы чир булып кызыбызның тернәкләнүен Ходайдан сорыйбыз, — ди Ләйсән Ситдыйкованың әнисе Рәмзия апа. — Ә узган ел Ләйсәнгә чит илдә операция ясадылар. Кызыбызның бүгенге халәте өчен без Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп, ярдәм итүче һәркемгә һәм табибларга рәхмәт укыйбыз. Ярдәмегез үзегезгә савап булып язылсын. Тик Ләйсәнгә мөстәкыйль рәвештә, кеше ярдәменнән башка йөреп китәр өчен тагын бер операция кирәк. Төркия табиблары Ләйсәннең йөреп китүенә ышана һәм операция ясарга да риза”.

Әти-әнисенең генә түгел, Ләйсәннең дуслары да чын күңелдән ышана аның тереләчәгенә. Һәм кулларыннан килгәнчә кызга ярдәм итәргә тырышалар.

Шушы көннәрдә генә район яшьләр парламенты егетләре үзләренең ниятләрен тормышка ашыру уе белән редакциябезгә килде һәм халыкка җиткерүебезне сорады. Парламент яшьләре идеясе белән 28 июль көнне Арча Үзәк стадионында хәйрия концерты уза һәм анда районның талантлы яшьләре – “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестивале лауреатлары һәм республиканың профессиональ җырчылары — Гөлдания Хәйруллина, Алсу Әбелханова, Илназ Баһ, Рәсим Низамов, Алинә Сафиуллина, Ленар Яшен, Рафил Җәләлиев, Марсель Вагыйзов, районыбызның “Аллегро”, “Сөембикә” бию коллективлары һ.б. чыгыш ясаячак. Шулай ук бу көнне биредә сәүдә нокталары, балалар өчен аттракционнар эшләячәк. “Барлык җыелган акча Ләйсәнне дәвалау өчен тотылачак”, — ди егетләр һәм тамашачыларны — районыбызның изге күңелле җаннарын 19 сәгатьтә башланачак хәйрия концертына чакырып калалар.

Ә Ләйсән бүгенге көндә тернәкләндерү үзәгендә дәвалана. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән тиеш- ле сумма җыелгач, кызга операция ясаячаклар. Мәрхәмәтле, үзләренә ярдәм иткән изге күңелле бәндәләрнең күп булуына Ситдыйковлар гаиләсе рәхмәт укып туя алмый. “Безгә булышучы һәркем исән-сау булсын, озын гомерле булыгыз, бала хәс- рәте күрмәгез”, — диләр. Кызларының — бәгырь җимешләренең терелеп аякка басуына ышаныч, өмет хисе көч бирә аларга. 0+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International