Халык фикере — үзәктә

2016 елның 22 июле, җомга

Халык фикере — үзәктә

Татарстанда гражданнарны Бердәм кабул итү көне инде 16 ел үткәрелә. Сишәмбе — Татарстанның барлык дәрәҗәдәге башкарма, закон чыгаручы һәм вәкиллекле власть командасы халыкны кабул итә торган көн.

Татарстанлылар һәр атнаны үз проблемалары, сораулары һәм тәкъдимнәре белән турыдан–туры министрлыклар, ведомстволар, дәүләт комитетлары җитәкчеләренә, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларына, “Бердәм Россия”нең җирле советлары, Дәүләт Советы яки Дәүләт Думасындагы фракцияләре депутатларына мөрәҗәгать итә алалар. Ачыклык һәм хисап тоту — Татарстанда власть эшенең мөһим принцип- лары.

“Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов әйтүенчә, “Бердәм Россия” партиясеннән булган барлык җитәкчеләр, депутатлар Арча районы гражданнарын кабул итү буенча бик актив эшли.

2015 елда җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 343 кеше мөрәҗәгать иткән.

Узган ел Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Арчада бер тапкыр булып, 9 кешене кабул итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауиль Рәхмәтуллин 4 тапкыр кабул итү үткәрде һәм 9 кешене кабул итте. ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров 3 тапкыр килде һәм 11 кешене кабул итте.

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Илшат Нуриев 23 тапкыр кабул итү үткәрде һәм 141 кешене кабул итте.

Шулай ук җирле үзидарә депутатлары, башкарма властьның вазифалы затлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре кабул итү үткәрделәр.

2015 елда кабул итүгә килгән 87 кеше торак белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәргән. 48 кешенең сораулары, тәкъдимнәре сәнәгать, төзелеш, транспорт һәм элемтәгә кагылышлы. 38 кешене торак–коммуналь хезмәтләр, 34 кешене социаль тәэминат мәсьәләсе борчый.

Узган ел кабул итүдә булган кешеләрнең 49 мөрәҗәгатенә уңай җавап бирелгән, 191 җавап консультация рәвешендә, 76 сорау башка оешмаларга җибәрелгән, 22 мөрәҗәгатькә тискәре җавап алынган.

Быел беренче яртыеллыкта Бердәм кабул итү көнендә 104 кеше кабул ителгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауиль Рәхмәтуллин 6 тапкыр кабул итү үткәреп, 18 кеше кабул иткән. Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров 2 тапкыр кабул итүдә булып 4 кешене кабул иткән. Төбәк җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева бер тапкыр 9 кешене кабул иткән.

Һәр кешенең үз гозере. Арча шәһәрендә яшәүче бер ханым Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Татьяна Воропаевага иренең күзенә ташламалы операция ясату мәсьәләсендә ярдәм сорады һәм уңай җавап алды. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, әлеге кеше операция ясату өчен квота алган.

“Казан арты” музее директоры Ришат Камалов Татьяна Воропаевадан мәдәният учреждениеләрен компьютерлар белән тәэмин итүдә булышуны сорады. Татьяна Воропаева әлеге мәсьәләне хәл итүне сорап Премьер–министр Илдар Халиковка, Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә вәгъ- дә итте.

“Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән барлыкка килгән “Халык контроле” проекты да үз урынын тиз тапты. 2012 елда безнең районнан 7 мөрәҗәгать теркәлгән булса, 2013 елда алар — 21гә, 2014 елда — 35кә җитте. Дүрт елда 85 мөрәҗәгать алынган һәм шуларның 68е уңай хәл ителгән, 10сы киләчәктә хәл итәргә планлаштырылган, 7се нигезләнеп кире кагылган.

Халыкны нигездә юллар начар булуы, су белән тәэмин итү, урамнар тиешенчә яктыртылмау, юлларда иминлек мәсьәләләре борчый.

2016 елның беренче яртыеллыгында “Халык контроле”нә 57 мөрәҗәгать килгән. Шуларның 24е — юлларны тоту һәм ремонтлау, 19ы — территорияләрне төзекләндерү турында. Бүгенге көндә мөрәҗәгатьләрнең 19ы канәгатьләндерелгән, 3се нигезле рәвештә кире кагылган, калганнары буенча эш алып барыла.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International