Арча шәһәр башкарма комитеты төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү буенча чираттагы рейдлар башлануын хәбәр итә. Килүчеләр сезгә беркетмә төземәсен дисәгез, капка төпләрендәге, янәшә территориядәге үләннәрне чабыгыз, чүп–чарны җыйнагыз, төзү материалларын урамнан алыгыз. Кагыйдәләрне бозучылар административ җаваплылыкка тартыла, штраф салыначак.