Авыл жирлекләре башлыклары киңәште
Читтән карап торганда жайлы гына кебек күренсә дә, искиткеч авыр, вак, мәшәкатьле, тавык та чүпләп бетерә алмаслык күп бу авыл җирлеге башлыкларының эше.
Җитәкче үзе җитәкләгән оешма өчен генә җавап бирсә, авыл җирлеге башлыкларына бик күп өлкә – клубы, мәктәбе, китапханәсе, мәчете, зираты һәм башкалары турында кайгыртыр- га, халык белән дә эшләргә, эзләргә, табарга кирәк.
Наласада үткән авыл җирлекләре башлыклары киңәшмәсендә дә сүз шул хакта барды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев һәм аның урынбасары Любовь Осина катнашты.
Авыл җирлекләре башлыклары эшне әлеге җирлектәге социаль объектларны караудан башлады. Урта Бирәзәдә алар клубта, башлангыч мәктәптә, фельдшер–акушерлык пунктында булдылар, зиратны карадылар.
– Бу зират бик борынгы. Анда 1647нче елгы кабер ташы бар, – дип аңлатып үтте Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. – Үзара салым акчасына зиратны койма белән әйләндереп алдык. Авыл егетләре ярдәме белән. Җаваплы кеше билгеләп куйдык. Даими рәвештә өмәләр оештырабыз. Баштарак кешеләрне җыю авыррак иде, хәзер берсүзсез киләләр.
Фельдшер–акушерлык пункты белән башлангыч мәктәп бер бинада урнашкан. Фельдшер Илһамия Әүхәдиева ике авылга медицина хезмәте күрсәтә. Мәктәптә барлыгы 7 бала (аларның өчесе быел беренче сыйныфка керә).
– Бездә Үзбәкстан, Казахстан якларыннан кайткан гаиләләр күп. Шуңа мәктәптә төрле милләт балалары белем ала, – диләр укытучылар Айгөл Йосыпова белән Ләйлә Зарипова.
Ә клубы иске. “Кайчандыр бу бина мәчет булган. 1970нче еллар башында аны сүтеп, клуб итеп салганнар. Урындыклары да шул вакытта алынган”, – ди 15 ел клубны җитәкләгән, 16нчы ел авыл Советы депутаты булып торган клуб мөдире Радилә Рәхимова.
Бинаның тышкы күренешеннән чыгып түгел, ә эчтәлегенә карап нәтиҗә ясарга кирәк. Менә шундый клубта да гөрләтеп эшләп ята Радилә. Төрледән–төрле чаралар, кичәләр оештыра.
– Өлкәннәр дә, яшьләр дә бик теләп катнаша. Кайвакытта клубта урын җитми. Ул вакытта чараны мәктәптә үткәрәбез, – ди клуб мөдире.
Киләсе тукталыш – Наласа. Беренче булып күзгә ташланганы – авылга керүче юл. Ничә еллар дәвамында зур сабырлык белән көтте аны авыл халкы. Ниһаять, теләгенә иреште: авылга кадәр һәм авыл эчендә мәктәпкә чаклы асфальт түшәлде.
– Үзара салым акчаларына ел да берәр эш башкарабыз. Урамнарга таш җәйдек, чишмәләрне карадык, урам исемнәрен үзгәрттек. Быел җыелган акчага кайсы урам күпме җыйган, шуның кадәр күләмдә таш җәюне планлаштырабыз, – ди Илфира Шакирова.
– Өмәләр ясыйбыз, авыл егетләре, депутатлар булыша. Хуҗалык җитәкчеләре белән дә киңәшеп, аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез.
Наласа күзгә күренеп үзгәргән. Социаль объект- лар зур үзгәреш кичергән. Фельдшер–акушерлык пункты яңа, мәктәп, мәдәният йорты ныклап төзекләндерелгән.
– 725 кешегә медицина хезмәте күрсәтәм. Ел да 14–15 бала дөньяга килә, – ди 35 ел шушы хезмәтне башкаручы районның иң алдынгы фельдшерларының берсе Равия Зарипова.
Мәдәният йорты да искиткеч матур булган. Директоры Алсу Зарипова да, сәнгать җитәкчесе Ләйсән Хәлитова да яшьләр, әле алты ай гына эшлиләр. Киләчәктә Наласа мәдәният йортын гөрләтү алардан тора.
Китапханәсе дә иркен, матур. “630 укучыбыз, 14 меңгә якын китабыбыз бар”, – ди китапханәче Гөлназ Шаһисламова.
Мәктәп бинасы танымаслык булып матурланган.
– Быел бердәм дәүләт имтиханнары буенча районда беренче урынны алдык. Рус теле буенча да без беренче, – ди мәктәп директоры Дилүс Мостафин мәктәп, уңышлары, җиңүләре белән таныштырып.
Көрәш буенча Россия чемпионын биргән Наласа мәктәбендә көрәшкә дә игътибар зур. Балаларны бу спорт төренә тәҗрибәле тренер Таһир Лотфуллин өйрәтә. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, тарих укытучысы Айгөл Хәсәнова җитәкләгән Наласа музее да игътибарга лаек. Экспонатлар бик күп. Аларны туплауда авыл хаклкы зур ярдәм иткән. Биредәге иң борынгы экспонатлардан 1700нче елгы акча һәм 1800нче елгы кылыч та бар.
Киңәшмә авыл җирлекләрендәге иң мөһим мәсьәләләргә – янгын куркынычсызлыгы чаралары, су буйларында һәм башка урыннарда кеше тормышына куркыныч тудыручы факторларга каршы көрәш, үзара салым акчаларының ничек һәм нинди максатларда кулланылуы, салымнар җыюда килеп туган кыенлыклар һәм аларны түләтүне оештыруның уңайлы ысуллары, социаль һәм мәгариф учреждениеләрен кышкы сезонга әзерләүгә багышланды. Яңа Кырлай, Сеҗе, Шушмабаш, Ташкичү, Үрнәк авыл җирлекләре башлыклары Газинур Сәфәров, Гөлфия Гыйбадуллина, Вәзир Сәгыйтов, Фәһим Фәйзуллин, Илгиз Камалиев үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алар бүгенге көндә үзләрен борчыган проблемаларны да читләтеп үтмәде. Кышка әзерлек буенча контрольлек итүче оешмалар вәкилләре дә чыгыш ясады, киңәшләрен бирде. Дәүләт ветеринария берләшмәсе баш эпизоотологы Айрат Фазлыев африка чумасыннан саклану чараларын аңлашты. Соңыннан район башлыгы Илшат Нуриев йомгак ясады.
– Бүген без Наласа авыл җирлеген карадык. Зиратлар начар хәлдә түгел, әмма эшлисе бар. Авыл җирлекләре башлыклары үзләре генә башкарып чыга алмый аны, халык белән бербөтен булып эшләргә, имам–хатыйбларны да тартырга, аларга тапшырырга кирәк. Әмма үзлегезнең контрольлектә. Иганәчеләр табарга, “Үз мәктәбеңә булыш” акциясендә катнашырга, хуҗалык җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә булырга, җыеннар, халык белән очрашулар оештырырга кирәк, – диде ул. – Бергә–бергә эшләгәндә генә уңышка ирешергә, проблемаларны чишәргә була.
Гөлсинә Зәкиева