Урамда коръән ашы

2016 елның 22 июле, җомга

Урамда коръән ашы

Арчаның Кызыл Бистә урамында күп еллардан бирле бик матур бер йола сакланып килә. Урам халкы ел да җәйнең матур көнендә бергә җыелып коръән ашы үткәрә. Күптән түгел Кызыл Бистәдә яшәүчеләр яңадан аш өстәле янында очрашты. Бу хакта безгә “Үзәк” торак–милекчеләр ширкәте җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина хәбәр итте.

– Без аны балаларыбызга, өлкәннәребезгә, үзебезгә исәнлек–саулык, йорт–җирләребезгә, каралты–кураларыбызга иминлек, йөргән юлларыбызның хәвефсез, гаиләләрнең тигез булуларын теләп укытабыз. Өстәл әзерләү өчен һәркем акчалата үз өлешен кертә, – дип аңлатты озак еллардан бирле шушы урамда яшәүче, әлеге чараны оештыруны башлап йөрүче Сәгыйдә Гаязова. – Халык бик теләп катнаша. Урамыбызда яңа йортлар, димәк, яңа гаиләләр барлыкка килде. Алар да бу чараны бик теләп кабул итеп алды. Төрле сәбәпләр белән ашта катнаша алмаса да, үз өлешен кертте. Аллага шөкер, урамыбызда тынычлык хөкем сөрә.

Елдагыча иркенрәк бер капка төбенә озын итеп ике өстәл сузылган иде. Анда өлкәннәр дә, бала–чагасы да тезелеп утырган. Балалар өчен зур тәрбия чарасы да түгелме соң бу? Бөтен урам белән дус, тату яшәүне алар да күреп үсә. Урамда зур казаннарда шулпасы, пылавы пешә. Шунда гына самоварлары кайнап утыра.

– Акча җыю белән генә бетми бит әле. Әйберләрен аласы, пешерәсе, өстәлен әзерлисе, һәм, ниһаять, җыештырасы бар. Коръән ашын оештыруга һәм үткәрүгә Мөслимә һәм Тәб- рис Гатауллиннар, Шамил Сабиров үзләреннән зур өлеш кертте. Нәрсилә Сәләхетдинова шулпа, пылау пешерде. Урамыбыз- ның иң өлкән кешеләре Әлфия Әкбәрова, Гөлҗиһан Сабирҗанованы да онытмадык. Хәер, 86нчы яше белән барган Гөлҗиһан апа иртәдән кичкә кадәр безнең янда, булышып йөрде. Соңыннан Рәмзия Хәмидуллина аңа ак яулык бүләк итте. Җыештыру, өстәл әзерләү эшләрен урамыбызның яшь кызлары, киленнәре башкарды, – диде Сәгыйдә Гаязова. – Ә коръәнне Шәрык мәчетеннән килгән Равис Сафин укыды, соңыннан өлкәннәр, балалар өчен бик үтемле, тәрбияви вәгазь сөйләде. Быел да тормышыбыз, йөргән юлларыбыз имин, гаиләләребез тигез, балаларыбыз исән–сау, урамыбыз тыныч булсын.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International