Актив яшьләрне көтәләр

2016 елның 22 июле, җомга

Актив яшьләрне көтәләр

Авыл балалары, гадәттә, тормышта үз юлын табарга сәләтле. Чөнки алар тормышка яраклашучанрак булып үсә. Моның сәбәбе — иң беренче чиратта хезмәт һәм хәрәкәт.

Гадәттә, яшьләр бер-берсе белән очрашкач, бигрәк тә сирәгрәк күрешә торган танышлар булсалар, сораулар ява башлый: сездә ничек? Ә бездә менә шулай... Яшьләр берләшеп, бер фикердә булса, уңышларга юл ачык.

Районыбызда Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе бүлекчәсе бар. 2010 елдан ук эшләүче бу бүлекчә башында бүген район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Лиана Калинина тора.

— Лиана Тимуровна, бу бүлекчәгә кергән яшьләр аның эшеннән канәгатьме?

— Безнең максат — райондагы авыл яшьләрен дуслаштыру, тәҗрибә уртаклашу, авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыру. Яшьләр безнең бүлекчәгә керүләренә үкенмидер, һәрхәлдә, зарланып килүче юк. Биредә алар тормышка бүтәнчә карый башлый. Әйтик, безнең активистлар “Сәламәт тәндә — сәламәт акыл!” девизын алга куеп яши. Март аенда бүлекчә Арча районы волейбол федерациясе белән берлектә, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, Арча муниципаль районының авыл яшьләре командалары арасында волейбол буенча турнир үткәрде. Бүлекчәбез районда узган барлык мәдәни, спорт чараларында диярлек катнаша. Кышын “Төнге чана”, “Төнге чаңгы” ярышларында, җиңел атлетика кроссларында, ГТО нормаларын тапшыруда, велосипед ярышларында, Сабантуйларда активлык күрсәттек. Әлеге чараларда катнашкан өчен актив яшьләр Боз сараена чакыру билетлары, төрле сувенир эшләнмәләр белән бүләкләнде.

— Бүлекчәгездәге яшьләрнең көнкүрешенә бәйле уңайлылык- лар тудырыламы?

— Авылларда үз эшен башлап җибәрергә теләүче яшьләргә без муниципаль программа ярдәмендә булыша алабыз. Киләчәккә планнарыбыз зурдан: яшьләргә социаль проектлауны үзләштерү, бизнес-планлаштыруны өйрәтүне максат итеп куябыз. Шулай ук, грант отуга бәйле төрле конкурсларда катнашу мөмкинлеге бирергә телибез. Бу чаралар “Авыл яшьләре 2015-2020” муниципаль программасы нигезендә уза. Соңгы вакытларда авыл яшьләренең күңел ачуына игътибар аз бирелә, дигән фикерләр ишетергә туры килә. Шул проблеманы күздә тотып, Аулак өйне хәтерләтүче ”Заманча PARTY” дигән тематик кичке чаралар үткәрер- гә булдык. Районның 6 зонасы: Курса, Наласа, Иске Чүриле, Яңа Кенәр, Шушмабаш, Апаз якларында яшь буынны милли рухта тәрбияләүне, гореф-гадәтләрне истә калдырырлык итеп авыл яшьләренең активлыгын арттырырга тырыштык.

— Быел районда яшьләр форумы да узган иде. Ул форум сезнең бүлекчәгә дә кагылмый калмагандыр, аннан соң файдалы үзгәрешләр булдымы?

— “Без бит авыл яшьләре” форумын уздыруда район башкарма комитетының яшьләр, спорт бүлеге, мәдәният идарәсе, район яшьләр парламенты тырышты. Форумның төп катнашучылары — авылларда яшәгән һәм эшләгән яшьләрнең кайберләре шул көннән безнең сафларны тулыландырды. Шулай итеп бүлекчәдә тагын дуслар һәм фикердәшләр командасы барлыкка килде. Яңа идеяләр, тәкъдимнәр. Бүлекчәнең эш рәвешенә дә бераз үзгәрешләр керде. Без хәзер 4 юнәлештә эшлибез: мәгъ- лүмат үсеше, сәламәт яшәү рәвешен үстерү, мәдәни һәм массакүләм эшчәнлек, хезмәт һәм инновацион эшчәнлек активлары. Һәр активка җитәкче билгеләнде. Бездә ул менеджер дип атала.

— Бүлекчәгезгә яшьләрне ниндидер таләпләр буенча сайлап аласызмы, әллә теләге булган һәркем килә аламы?

— 18 яшьтән 35 кә кадәрле һәм авыл хуҗалыгында эшли торган яшьләр булырга тиеш. Әлбәттә, алар актив, хезмәтне дә, спортны да тигез дәрәҗәдә яратучылар булса яхшы. Оешмага керергә теләүчеләр безне “В контакте” социаль челтәрендәге “Арское отделение АМО РТ” төркеменнән таба ала яки 3-20-33 телефонына шалтыратырга мөмкин. Актив яшьләрне көтеп калабыз.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International