Алдавычларга ышанмагыз

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Алдавычларга ышанмагыз

Банк карталары белән, телефоннан, АVITO.ru сайты аша алдау очраклары турында язып, кисәтеп торсалар да, хокук саклау органнарына мошенниклар тарафыннан алданулары турында хәбәрләр килеп тора.

Бу хакта безгә Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе полиция майоры Фәнил Гайнетдинов хәбәр итте.

“Банк карталары тормышыбызга шулкадәр тирән кереп китте, алар белән хәзер яшьләр генә түгел, пенсионерлар да файдалана. Әлбәттә, мошенниклар да читтә калмый, нинди юллар белән булса да аларны алдарга тырыша. Банк карталарыннан акча алу мошенниклыкның иң киң таралган төрләренең берсе. Мошенниклар түләү карталары белән дә, хезмәт хакы карталары белән дә “эшли”. Схемасы бик җайлы: абонентка “Bank. Заявка с карты 6000 р. Принята”, “Bank. Ваша карта заблокирована” дигән СМС–хәбәр килә. Һәрбер хәбәрдә җинаятьченең телефон номеры була. Банк номеры дип белеп, абонент шалтырата, әмма аңа ялган банк хезмәткәре техник хата китүе турында әйтә, карта мәгълүматларын, пин–кодны сорый. Шул мәгъ- лүматлар ярдәмендә аларга картадагы акчаны үзләренә күчерергә генә кала.

Районда быел да шундый очраклар булды. Билгесез кешеләр берничә кешенең банк картасыннан зур суммада акчаларын урлады. Исегездә тотыгыз, банк хезмәткәрләре бервакытта да клиентлардан шәхси мәгълүматларын һәм пин–кодны, шулай ук банкомат белән ниндидер операцияләр ясавыгызны да сорамый. Әгәр сез шундый эчтәлектәге СМС–хәбәр алсагыз, үзләрен банк хезмәткәре дип танытып, сезгә шалтыратсалар һәм карта турында яки шәхси мәгълүматларыгызны сорасалар, ашыкмагыз, банкка шалтыратып әлеге мәгълүматның дөреслеген тикшерегез, анда да үзегезнең банкның рәсми номерыннан гына файдаланыгыз.

Соңгы вакытта “Мобиль банк” хезмәтен кулланып мошенниклык итү очраклары да таралды. Арча районында шулай бер кешенең 7000, икенчесенең 9000 сум акчасын урладылар. “Мобиль банк” белән файдаланган һәркем мошенниклар корбаны булыр- га мөмкин. Шуңа телефон номерын үзгәрткәннән соң, кредит учреждениесенә бу хакта хәбәр итәргә онытмаска кирәк. Банк аны контрольдә тота алмый, ә “мобиль банк” хезмәтен банк офисында язылган гариза буенча клиент үзе генә өзә ала.

Телефон аша алдаучылар да бик “оста” эш итә. “Мин юл һәлакәтенә очрадым, ярдәм итегез” яки “Әти (әни), мин кеше бәрдердем, тикшерүче телефоныннан шалтыратам, трубканы аңа бирәм”, – дип шалтыраталар. Аннан сезнең белән “тикшерүче” сөйләшә башлый, билгеле бер вакытка акча алып килсәгез, улыгызны җибәрәбез, юк икән, үзегезгә үпкәләгез, дип аңлата. Бездә дә андый ике очрак теркәлде, берсе 10 мең сум акча күчергән, ә менә икенчесе аңлырак булып чыккан, 30 мең сумны күчермәгән. Мошенниклар кешенең психологиясенә басым ясап эш итә. Нинди әти яки әнинең үз баласына булышасы килми. Шундый хәбәр ишеткәннән соң дөньяңны онытасың да, ярдәмгә ашыгасың. Ә бу очракта да ашыгырга ярамый. Улыңа яки кызыңа шалтыратасың да хәлен беләсең. Ул арада гына барыбер проблеманы хәл итеп булмый.

АVITO.ru сайтыннан хәзер күпләребез файдалана. Нәрсәдер сатасың яки сатып аласың килсә, уңайлы әйбер. Әмма куркыныч та. Алдау очраклары еш очрый башлады. Әйберсез дә, акчасыз да калуың бар”.

– Мошенниклыкның төрләре бик күп. Игътибарлы булыгыз, аларның алдавычларына ышанмагыз. Банк карталарына кагылышлы булганда, башта банк белән элемтәгә керергә онытмагыз. 02, 3–12–02 телефоннары буенча Арча эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез, – дип кисәтә Фәнил Гайнетдинов.

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International