Инспекторны сатып алмакчы булган
2016 елның беренче яртыеллыгында юл–патруль хезмәте инспекторларына ришвәт бирергә омтылу буенча берничә җинаять эше тикшерелде.
Шуларның берсе июль башында каралды.
Быел 25 майда Арча районында туган, хәзер Казан шәһәрендә яшәүче Илгиз Шакиров Казан–Малмыж юлында, каршы як юлга чыгуны тыя торган билге булуга карамастан, алда барган транспортны уза. ЮХИДИнең юл–патруль хезмәте инспекторы кагыйдәне бозганы өчен аны туктата һәм беркетмә төзи башлый. Шакиров инспекторга 3 мең сум акча биреп җәзадан котылмакчы була. Әмма полиция хезмәткәре законсыз бүләктән баш тарта һәм бу турыда эчке эшләр бүлегенең дежур частена хәбәр итә.
Район суды әлеге җинаять эшен карап Илгиз Шакировка карата гаеп- ләү хөкем карары чыгара. Беренче тапкыр хөкем ителүен, уңай характеристикасын һәм гаебен тануын исәпкә алып, аңа җәза рәвешендә 60 мең сум штраф билгеләде.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокуроры урынбасары,
юстиция киңәшчесе