26 июльгә булган мәгълүматларга караганда, район буенча игеннәрнең 7,7 проценты суктырылды. “Ватан” ширкәтендә — 22, “Татарстан”да — 16,4 процент.
Әлегә бер гектардан уртача уңыш — 26,9 центнер. Иң югары уңыш “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә — 40 центнер.
“Ак барс” агрокомплексы”, “Мәрҗани”, “Ватан”, “Северный” ширкәтләре көзге чәчү өчен 1000әр гектардан артык җир әзерләделәр.