“Татарстан командасы” җәмәгать инициативасы социаль челтәрләрдә “Мин яратам сине, Татарстан!” бәйгесе башлап җибәрде. Анда катнашу өчен республикага мәхәббәтеңне аңлаткан видеоролик эшләргә кирәк. Ул нәрсәдән гыйбарәт? Республикада яшәүче теләге булган һәр кеше Татарстанга, туган якка, якташларыбызның сугышчан һәм хезмәт батырлыкларына мәхәббәт турындагы шигырь яки прозаны укыганын, җыр башкарганын (нинди телдә булса да ярый) кәрәзле телефонына яздыра да, астына #командататарстана дип язып социаль челтәрләргә җибәрә. Видео “Мин яратам сине, Татарстан!” акциясенә кушылам” дигән сүзләр белән башланырга тиеш. Социаль челтәрләрдән файдаланмаучылар mail@vmeste.tatar.ru яки yana.s@tatedinros.ru адресларына җибәрә ала. Иң яхшы шигырьләр авторларына бүләкләр дә бар. Әмма иң мөһиме, нәтиҗәдә республикага мәхәббәт белдергән әсәрләрдән халык җыентыгы барлыкка килә.