Уйлап карагыз
Армиядән соң кайбер егетләр бик теләп контракт буенча хезмәтләрен дәвам итә. Гражданлык бурычын үтәп кайткач җитте, диючеләр дә бар. Баласын үзләре яныннан җибәрергә теләмичә кайбер ата–аналар уллары теләгенә каршы төшә.
– Мин аларга ашыкмаска киңәш итәр идем, – ди Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов. – Эшлеме улы, эшсезме, торыр урыны бармы, юкмы, ата–ана ул хакта түгел, ә беренче чиратта, баласын үз янында калдыру турында уйлый. Тынычрак, янәсе. Көн дә юлда Казанга барып эшләү куркыныч түгелме? Эш таба алмаганнан баласының кая барып бәрелергә белми йөрүе борчымыймы? Шуларын да уйласыннар иде.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә Көнчыгышхәрби округында контракт буенча хезмәт итүче Биектау егете Айдар Мөхетдинов белән очраштык һәм аңа үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.
Айдар Усадта эретеп ябыштыручы, тракторчы–машинист һөнәрен үзләштергән. Армиядә машина йөрткән. Ошаган һәм ул контракт буенча хезмәт итәргә калган. Хәзер Айдар взвод командиры урынбасары.
– Өч ел үтеп тә китте. Ике айдан тагын биш елга контракт төзим. Монда кайтып барыбер эш юк. Ә анда минем хезмәт хакым район коэффициенты, төньяк өстәмәләр, премияләр белән айга 40 мең сум. Бер ел хезмәт 1,5 елга исәпләнә. Минем 4,5 ел стажым бар дигән сүз. ГТО нормаларын тапшырган өчен төп хезмәт хакының (минем ул 22 мең сум) 50 проценты өстәлә. Өйләнмәгәннәр өчен тулай торактан бер бүлмә, гаиләлеләргә фатир бирелә. Беренче контракт тәмамланганнан соң фатир алу өчен ипотекага язылам. Ул 25 елга бирелә, акчасын Россия Федерациясе оборона министрлыгы түләп бара. Фатирны теләгән җирдән сатып алырга була. Дөрес, биш елдан китсәң, аны кире алалар, 10 елдан соң китсәң, калган суммасын үзең түләп бетерәсең. Моннан тыш хәрби форма, өч тапкыр туклану бушка, – ди Айдар.
– Хезмәт авыр түгелме?
– Зарланырлык урын юк. Эш сәгате иртәнге 9да башлана, кичке җиденче яртыга кадәр. Якшәмбе – ял көне. Ел саен чираттагы ял бирелә. Юл – бушка. Гаиләләре белән килгәннәргә дә мөмкинлекләр җитәрлек. Гарнизонда балалар бакчалары, мәктәпләр бар. Хатыннарга да эш табу кыен түгел. Аеруча укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә. Буш вакытны үткәрү өчен шәһәрләргә барырга була. Автобус, электричка йөреп тора. Спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр җитәрлек.
– Кемнәр анда контракт буенча хезмәткә бара ала?
– Хәзерге вакытта сержантлар туплана. Югары белемле юристларга лейтенант, техник белемлелеләргә прапорщик званиесе алу мөмкинлеге бар. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр турыдан–туры өлкән лейтенант Марат Яролиевка (89242444687) шалтырата ала.
Айдар әле 3 ел гына хезмәт итә, ә Арчадан Марат Галиев 23 ел Көньяк хәрби округта (Кавказда). Бригада командиры урынбасары. Полковник. Аның белән без телефон аша элемтәгә кердек.
– Мин Карачаево–Черкесиядә, мотоукчы тау бригадасында хезмәт итәм. Бирегә килгәнемә өч ел гына. Аңарчы Чечняда, Забайкальеда һәм башка төбәкләрдә булдым.
– 23 ел аз вакыт түгел, димәк сезгә хәрби хезмәт ошый?
– Әлбәттә. Аннан, аның уңайлыклары да күп. 20 елдан соң пенсиягә китә ала идем. Мин үз теләгем белән тагын калдым. Эшем әйбәт. Хәрби һәм физик хәзерлек белән шөгыльләнәбез. 1 ай 1,5 айга исәпләнә. Хезмәт хакым 25 меңнән башланган иде, 60 меңгә кадәр күтәрелде. Кыскасы, күбрәк хезмәт иткән саен хезмәт хакы да арта. Мин хәзер 90 мең сум алам. Торак белән тәэмин ителдем. Оборона министрлыгы сертификат бирде һәм мин Казанда өч бүлмәле фатир сатып алдым. Гаиләм үзем белән. Хатыным тәрбия эше буенча инструктор.
– Безнең монда тыныч. Борчылмаска да була. Без хәрби хәзерлек белән генә шөгыльләнәбез. Бары шул. Эш сәгате иртәнге 9нчы яртыда башлана, кичке 6га кадәр. Шимбә төштән соң, якшәмбе ял итәбез.
Болар бар да хезмәт итүчеләрнең үзләреннән ишеткән сүзләр. Безнең кебек үк эштә алар. Аерма шунда – бушка тукланалар, яшиләр, киенәләр, югары хезмәт хакы алалар, өстәвенә бушка фатирлы да булалар. Монда егетләргә дә, әти-әниләргә дә уйланырлык урын бар. Тәвәккәлләргә генә кирәк.
Гөлсинә Зәкиева