Мәдәният учакларында

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Мәдәният учакларында

Бер көнебезне тулаем район мәдәният өлкәсенә багышладык, комиссия белән Утар Аты, Наласа, Түбән Аты авыл җирлекләрендә мәдәният учакларын карап йөрдек.

Һәр елны июль-август айларында мәдәният йорты, клублар территориясенең төзеклеге, тышкы һәм эчке бизәлеше, янгын куркынычсызлыгының үтәлеше, эшләгән эшеңне дәлилләүче документларның тәртиптә булуы белән бергә еллык эш планын да тикшерәләр.

 Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов һәм сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова, район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре методисты Гөлназ Камалова составындагы комиссия район буйлап инде дүртенче көнен йөри.

— Мондый тикшерүләрдә авыл җирлекләренең мәдәният йортларына, мәдәниятка нинди карашта булуы ачыклана. Шулай ук клубларда музыка уен коралларының булу-булмавын белеп, шуларны алуда ярдәм итү дә максат итеп куе- ла, — ди Гөлназ Гарифҗанова. — Быел районда мәдәният учак- лары бик начар хәлдә түгел. Әмма кайберләренә, ныклап төзекләндерү таләп ителә. Әйтик, Мөндеш, Штерә, Түбән Оры, Әзәк, Югары Аты авыллары клублары шундыйлардан.

Кушлавыч авылында күңелне күтәрерлек күренеш каршы алды: ныклап төзекләндерелгән клуб балкып утыра. Инде ничә еллар клуб сораган Орнашбаш халкы да быел көзгә яңа клублы була. Төзелеш эшләре гөрли.

Комиссия таләпчән, берничә мөдирнең генә эшчәнлеген югары бәяләделәр. Башкаларга шул дәрәҗәгә җитәр өчен шактый эш башкарырга туры киләчәк.

Гөлназ Гарифҗанова сүзләренчә, Апаз, Ташкичү (биредә нык- лап төзекләндерү эшләре бара), Яңа Кыр-лай авыл җирлекләре мәдәният учаклары башкалардан аерылып тора. “Ул яклардан ел саен күңелләр күтәрелеп кайта, — ди ул. — Кызылъяр, Өчиле авыл клублары бар яктан үрнәк. Иске Ашыт мәдәният йорты хезмәткәрләре дә территория бизәлешенә быел яңалык керткән, көпчәкләрдән әкияти дөнья ясаганнар. Сөрде белән Яңа Кишет мәдәният учаклары да башкаларга үрнәк итеп куярлык”.

Көн ахырына комиссия Иске Чүриле авыл җирлегендә булды. Ә бүген Сеҗе якларына юл алды. Яңа ачылган, ныклап төзекләндерелгән мәдәният учак- ларын күреп күңел куана. Хөкүмәтнең мәдәнияткә йөз белән борылуы әйбәт. Озак та үтмәс, авыллардагы иске мәдәният учаклары, андагы иске җиһазлар яңарыш кичерер. Халык моңа өметләнә, ышана.

 Китапханәләр эшчәнлегенә килгәндә, аларның күбесе Мәдәният йортларында урнашкан. Бергә, кулга кул тотынышып эшләгәндә, хезмәт нәтиҗәсе дә куанырлык. “Яңа Кишет, Кышкар, Сөрде, Яңа Кенәр, Яңа Кырлай, Апаз, Хәсәншәех, Утар Аты, Зур Бирәзәдә авыл китапханәчеләренең хезмәтен үрнәк итеп куярлык, — ди методист Гөлназ Камалова. — Соңгы елларда китапханәләрнең матди-техник базасы нык яңартылды. Курса- Почмак авылы китап- ханәсе быел июньдә яңа бинага күчте, заманча җиһазлар белән тәэмин ителде. Хәсәншәех авыл китап- ханәсе Мәдәният министрлыгы игълан иткән конкурста җиңеп, “Иң яхшы авыл китап- ханәсе” дәрәҗәсенә лаек булды һәм 100 мең сум грант отты. Тикшерү барышында китапханәләрнең чисталыгына, эчке бизәлешенә, күргәзмәләргә игътибар итәбез.Мөндеш, Лесхоз, Носы китапханәләрендә күргәзмәләр үрнәк алыр- лык итеп эшләнгән. Саный китсәң, һәр китапханәнең үрнәк итеп куярлык хезмәте бар. Тикшерү барышында, әлбәттә, күрсәтмәләр бирелде һәм аларның үтәлеше безнең тарафтан контрольдә тотылачак”.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International