Һәрвакыт бергә
Бервакыт язлыкта бер фермадан үгезләр урлау турында хәбәр керә. Участок инспекторларына төн уртасында юлга чыгып китәргә туры килә. Ике авыл арасындагы басуда алар бер машинага тап була. Салонда өч кеше, берсе йөкле хатын.
Адаштык, диләр. Ярый, була торган хәл. Юл өйрәтеп, “сәяхәтләрен” дәвам итәләр. Шунда каршыларына килгән йөк машинасын күрәләр. Алары кунакка кайттык, диләр. Машиналары буш. Бу ни хикмәт. Фермада да каравылчы тәртип дип җавап бирә. Әмма утсыз төтен булмый, хәбәр килгән бит. Эз буйлап китәләр. Карыйлар – багана саен берәр үгез бәйләнгән. Бактың исә, беренче машинадагылар “разведчик” булган, милиция киемендәге кешеләрне күреп, икенче машинага хәбәр итәргә өлгергән. Барыбер эзләренә төшәләр участок инспекторлары каракларның. Терлек урлап, Казан тирәсендәге бер бистәдә, эшкәртеп, сатып ятканнар болар.
Юк, детектив әсәрдән өзек түгел бу. Безнең районда булган хәл. Дөрес, әле генә түгел. Ә җинаятьне ачучылар – участок инспекторлары абыйлы–энеле Раил һәм Равил Рәхмәтуллиннар. Эзтабарлар диләр аларны. 30 елга якын (Раил 31 ел) участок инспекторы булып эшләү дәверендә аларга нинди генә очрак- ларга тап булырга, нинди генә җинаятьләрне ачарга туры килми.
Кибет басучыларның (берара алар ешаеп киткән) тоту, ирен үтерүдә катнашып, участок инспекторына ире югалу турында хәбәр иткән хатынның эзенә төшү, фермадан терлекләр урлау очракларын ачу, шул терлекләрне мари авылларына кадәр барып эзләп алып кайту, үтерүчене ачыклау – болар бар да участок инспекторлары бертуган Рәхмәтуллиннар башыннан узган хәлләр.
– 10 көн хастаханәдә ятып чыктым. Палатадагылар күргәннәрне сөйләттеләр. Бик күп икән алар. Эш дәверендә ничектер игътибар ителмәгән. Һәрвакыт участок инспекторы берүзе, күп вакыт үлем белән янәшә йөри. Матур сүз генә түгел бу. Төнлә чыгып китәсең, кем белән очрашасыңны белмисең, – ди Равил. – Җинаятьчеләр белән аралашканда искиткеч зур сабырлык кирәк. Сугышу дәрәҗәсенә җитәсең икән, син яртылаш җиңелдең, дип уйла. Сүз белән көйләп, җайлап сөйләшергә кирәк. Курыкканны сиздерергә ярамый, күзенә туп–туры карап сөйләшергә кирәк. Күзеңне читкә алсаң, җиңелдең. Пистолет кулланырга калгач та булмый. Дөрес, ике тапкыр атарга туры килде. Берсе һавага, икенчесе трассага чыгып килүче комбайн көпчәгенә. Анысы да исерек комбайнчы башта ачкычлар, аннан пычак җибәргәч.
– Элек аның телефоннары да юк иде. Ярдәм дә алып булмый. Бөтен авырлык үзеңә төшә. Ярый, хәзер машина бар. Башта җәяү йөрдек, 10 елдан соң гына мотоцикл бирделәр. Равил белән икебезнең бер зонада булуыбыз ярдәмләшеп эшләү өчен бик уңай булды, – дип өсти Раил. – Участок инспекторларының бурычлары йөздән артык. Беренче чиратта үзеңә йөкләнгән участокта (Раил туган авылы Ашытбаш, ә Равил Иске Кырлай якларында эшли) тынычлык тәэмин итү, җинаятьне кисәтү, булдырмау өстендә эшләү, вакытында чара күрү. Участок инспекторы эше — мәктәп эше, тәрбия ул. Аңа педагог та, психолог та булырга кирәк.
Раил һәм Равил Рәхмәтуллиннарның хезмәтләре турында шулай бирелеп, яратып сөйләүләренә сокланып карап тордым. Үзләренә дә шул фикерне җиткердем.
– Яратмасаң эшләп булмый. Мин юридик академия тәмамладым. Хезмәт баскычында күтәрелү мөмкинлеге бар иде. Әмма теләмәдем. 31 ел шушы мәшәкатьле, авыр эштә. Шунысы, гаиләдә эш темасы буенча сүзгә килгән юк. Хатыным Рузалия укытучы, мине аңлый. Өч кызыбыз бар, алар да ияләшкән. Безнең өчен бер бәйрәм юк. Кунакка да барып булмый. Концертларда да кулга телефон тотып, чыгып китәргә әзер булып утырасың, – ди Раил.
Раил һәм Равил Рәхмәтуллиннарның язмыш- лары бер–берсенә ошаш. Икесе дә Арча педагогика көллияте тәмамлаган, Ерак Көнчыгышта чик сакчысы булып хезмәт иткән, кайткач Ашытбаш мәктәбендә укыткан. 1985 елда Раилне милициягә чакырып алалар. Педагогика институтын ташлап, егет юридик академиягә керә, участок инспекторы булып эшли башлый. Аның белән бергә рейдларга чыккалаган Равил бу хезмәт романтика кебек тоелып, 1990 елда мәктәптән милициягә китә. Раил әле дә хезмәтен дәвам итә, ә Равил хәзерге вакытта бер ширкәттә куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе. Икесе дә Ашытбашта яши, күршеләр. Равилнең хатыны Халисә дә укытучы, ике балалары бар.
– Мине дә берничә тапкыр хезмәт баскычында күтәрелергә тәкъдим иттеләр. “Бәхет ул нык гаилә һәм яраткан хезмәт. Яраткан эшемне ташламыйм”, – дидем. Әбинең: “Улым, нахакка кеше рәнҗетә күрмә”, – дигән сүзе минем өчен тормыш девизына әверелде.
Ә хезмәтләренә бәя – медальләре, уңышлары, җиңүләре, җитәкчеләрнең уңай мөнәсәбәте һәм халык ихтирамы.
Гөлсинә Зәкиева