Йосыповлар – татар халкының бөеклеген күрсәтүчеләр

2016 елның 29 июле, җомга

Йосыповлар – татар халкының бөеклеген күрсәтүчеләр

Узган гасырның 90 елларында Уралда яшәүче Кенәр егете Марат Йосыповны күреп белә идем. Ләкин нишләптер якыннан аралашырга туры килмәде.

Илебездәге иң авыр чорда Маратның туган ягы Арчага, әти-әнисе яшәгән Яңа Кенәр авылына шактый ярдәм иткәне истә. Ул Уралдагы тимер-бетон купер конструкцияләре әзерләү предприятияләре ассоцияциясе җитәкчесе буларак Арчага күп кенә күпер конструкцияләре һәм тимер-бетон төзелеш әйберләре җибәреп, районыбыз икътисадының үсешендә актив катнашкан кеше.

Ә менә аның игезәк, 10 минут белән генә соңрак туган, Азат исемле энекәше барлыгын Ерак Көнчыгыштан - Приморье краеннан хат килеп төшкәч кенә белдем.

Аңа минем узган ел басылып чыккан “Арча зыялылары” китабын җибәргәннәр һәм ул танышканнан соң “читтә дә Арча ягы кешеләренең яшәп ятуларын, туган якларын онытмауларын” искә төшереп хат язган. Чыннан да, кеше гомер узу белән үзенең туган ягын сагына башлый. Югыйсә, Марат һәм Азат Йосыповлар Чистай шәһәрендә туганнар. Ләкин аларга Арча-Кенәр якынрак, чөнки әти-әниләре Яңа Кенәрдә яшәде һәм аларның соңгы мәңгелек йортлары да Яңа Кенәрдә, үзләре дә Яңа Кенәр урта мәктәбендә укыганнар.

Йосыпов Әсхәт Гыйлаҗетдин улы (1906 елда туган) партия эшлеклесе булган. Ул 1936–1937 елларда ВКП (б)ның Чистай район комитетында пропаганда бүлеген, 1937–1940 елларда мәгариф бүлеген җитәкли, 1940–1942 елларда партия райкомының икенче секретаре булып эшли. 1942–1943 елларда – Бондюг МТСының сәяси бүлеге җитәкчесе. (Ул вакытта партия эшлеклеләрен районнан районга күчереп йөрткәннәр).

1943 елда Чепья районы коммунистлары Ә.Г. Йосыповны ВКП (б)ның район комитеты беренче секретаре итеп сайлыйлар. Монда ул үзен гадәттән тыш авыр чорда халык күңелен аңлаучы, кешеләрне рухландыра, иң авыр шартларда да Ватан рухын беренче чиратка куеп хезмәт итәргә туплый алучы җитәкче итеп күрсәтә.

1948 елда Йосыповны Казанга ВКП (б) Өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1950-1956 елларда ул КПССның Тукай район комитетының беренче секретаре, 1956-1959 елларда шунда ук хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе булып уңышлы эшли. Ун ел Яңа Кенәрдә эшләү дәверендә Әсхәт Гыйлаҗетдин улы үзе турында якты истәлекләр калдыра. Әле дә аны Кенәр һәм Тукай районы халкы сагынып искә төшерәләр. Лаеклы ялга киткәч тә ул төрле хуҗалык эшләрендә була, җәмәгать эшләрендә теләп катнаша. Менә дигән җиләк-җимеш бакчасы булдыра, яңа сортлар чыгару эше белән шөгыльләнә һәм аларны Кенәр халкына тарата. Ул үзенең киңәшләре, акыллы фикерләре белән бу дөньядан киткәнче авыл халкының рәхмәтен, җылы карашын тоеп яши. Ул район газетасының да актив хәбәрчесе иде. 1978 елда вафат була, Яңа Кенәр авыл зиратында мәңгелек урынын ала.

Әсхәт Йосыпов хатыны Гандалиф ханым белән 3 кыз һәм 2 егет үстерәләр. Мин язмамны әтиләренең озак көткән төпчек ир балалары булган Марат һәм Азат турында башлаган идем. Чыннан да, читкә китеп, югалып калмаган райондашларыбыз турында искә төшерәсем килде.

1956 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Марат Казан төзелеш институтына, Азат Казан авиация институтына укырга керәләр. Марат институтны кызыл дипломга тәмамлый. Направление буенча Уралга җибәрелә. Аңа тимер-бетон күпер конструкцияләре заводында түбәннән эшли башлап, карьера бас- кычларын үтәргә туры килми. Аны килү белән баш технолог, ә дүрт айдан соң баш инженер итеп куялар. Кичәге студентка, билгеле, шундый җитди җитәкчелек хезмәтендә эшләп китүе җиңел булмагандыр. Ләкин ул нык- лы белеменә таянып, завод коллективы белән аңлашып эшләү нәтиҗәсендә бик тиз заводның үз кешесенә әйләнә. Үзе дә заводка беренче мәхәббәте шикелле карый. Уңышлы гына эшли башлаган Маратны бер төркем төзүчеләр белән ике елга Сирия- гә җибәрәләр. Алар анда халык хуҗалыгы объект- лары төзүдә катнашалар, Сирия белгечләрен өйрәтәләр. Марат Әсхәтович аннан гарәп телен дә өйрәнеп кайта.

Кайтуга аны завод директоры итеп билгелиләр һәм ул бу хезмәтендә 1995 елга кадәр эшли. Монда шуны искәртергә кирәк дип саныйм: бу завод СССРның Көнбатыш Себер, Идел буе һәм Урал регионнарында бердәнбер тимер-бетон күпер конструкцияләр җитештерүче махсус завод була, илебездә аларда гына 27,6 метр озынлыктагы тимер-бетон күпер конструкцияләре эшләнә. Менә шундый үзенчәлекле җитештерү белән Марат Әсхәтович егетләрчә, татарларча җитәкчелек итә. Ул гына да түгел: Марат җитәкләгән завод поселокны да игътибарсыз калдырмый. Бөтен торак, социаль һәм коммуналь объектлар, юллар, барысы да завод көче белән һәм завод хисабына эшләнә. Шуңа күрә дә Йосыпов Марат Әсхәтовичның Исеть поселогында, Югары Пышма шәһәрендә һәм Свердловск өлкәсендә абруе зурдан була. Ул күп мәртәбәләр поселок, шәһәр советы депутаты, 1987-1993 елларда өч мәртәбә халык депутатларының Свердловск өлкә Советы депутаты итеп сайлана. Дәүләтебез тарафыннан күп санлы орден- медальләр белән бүләкләнә. Ул – СССРның Шәрәфле тимер юлчысы, Исеть поселогының һәм Югары Пышма шәһәренең Шәрәфле гражданы. Россиянең фехтование буенча спорт мастеры да әле ул.

1998 елның апрелендә Йосыпов Марат Әсхәт улы каты авырудан соң вафат була. Аның үлеме Исеть поселогы өчен зур югалту, чөнки поселокта бөтен әйбер Йосыпов Марат исеме белән бәйле була. Марат Әсхәтовичның сүзе һәм эше рух һәм тән бердәм булган кебек бердәм булган, сүзе эштән аерылмаган. Әти-әнисе балаларында хезмәт кешесенә зур хөрмәт тәрбияләгәннәр һәм гомер буе кешеләргә игътибарлы булырга һәм ярдәм итәргә өйрәткәннәр.

Игезәкләрнең икенчесе – Азат. 1962 елда ул Казан авиация институтын тәмамлагач, Приморье крае Арсеньев шәһәренә “Прогресс” авиакомпаниясенә эшкә җибәрелә. Ул анда гади инженер-конструктордан баш конструктор урынбасары дәрәҗәсенә кадәр үсә.

Йосыпов Азат предприятиедә һәр очу аппаратын эшләү процессында катнаша: Як-18 спорт пилотаж самолеты “Пчелка”, “МИ-24” армия вертолеты, “Черная акула” хәрби штурмовик вертолеты һәм “Аллигатор” үзенчәлекле хәрби вертолеты. Азатның әйтүе буенча, аңа “Москит” корабльләргә каршы ракетаны эшләү якынрак булган, чөнки “Мос-кит” аңа “Прогресс” авиакомпаниясенең инженеры югарылыгына күтәрелергә ярдәм иткән. Гомумән, аның турында коллегалары һәм предприятие җитәкчелеге “ул югары квалификацияле, ышанычлы белгеч һәм яхшы җитәкче” дип әйтәләр.

Азат җәмәгать эшендә дә актив катнаша. Ул әтисе юлыннан китеп берничә ел предприятие парткомы секретаре урынбасары булып эшли, пропагандист, бүлек партия оешмасы секретаре вазифаларын да башкара, КПССның XXVIII съездына делегат итеп сайлана. Йосыпов Россия Федерациясе коммунистлар партиясенең (КПРФ) Арсеньев шәһәр оешмасын төзүдә актив катнаша, шәһәр пенсионерлар советын оештыру эшенең дә башында тора.

1993 елда ул Дәүләт Думасының беренче чакырылышы сайлауларында кандидат булып катнаша. Ләкин Думага уза алмый. Ә менә Приморье крае Думасына ул көндәшләрен күпкә узып депутат итеп сайлана һәм анда 4 ел даими эшли.

Ул “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен” һәм “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

А.Йосыпов рус телен һәм әдәбиятын яхшы белә. 2006 елда рус телен иң яхшы белүчеләр Бөтенроссия акциясендә катнашып, финалга чыга. Финал Санкт-Петербург шәһәрендә уза. Профессионаллар (рус теле укытучылары һәм журналистлар) төркемендә финал ярышларында катнашып Диплом белән бүләкләнә. Ул, чыннан да, газета-журналларга язу белән дә шөгыльләнә. Аның Татарстан газета-журналларында да очеркларын һәм хикәяләрен күрергә була. Кыскасы, Азат Йосыповта физика һәм лирика янәшә яшиләр. Булган кешедән барысы да була шул.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: һәр кеше җәмгыятебезгә, гаиләсенә күпме бирә, ул шуның кадәр бәхетле! Йосыповларның тормыш һәм хезмәт юлы шуны күрсәтә.

Ринат Фазлыйәхмәтов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International