Урак-2016

2016 елның 29 июле, җомга

27 июльгә республика буенча 302,8 мең гектарда (2015 елда 97,3 мең гектар иде) бөртекле һәм бөртекле–кузаклы культуралар суктырылды, бу барлык мәйданнарның 20 проценты.

948,1 мең тонна (2015 елда — 218,2 мең тонна) ашлык суктырылды. Көзге бодай 179,1 мең (54 проценты) гектарда суктырып алынды, барысы 603 мең тонна ашлык чыкты, бер гектардан уңыш — 33,7 центнер (2015 елда 22,4 центнер).

Арыш 96 мең гектарда суктырылды, 272,6 тонна ашлык җыйналды, уртача уңыш 28,4 центнер (2015 елда 22,6 центнер).

14,8 мең гектарда (27 процент) борчак җыйнап алынды, тулай җыем 29,3 мең тонна, бер гектардан уңыш — 19,8 центнер (2015 елда — 14,9 центнер).

 

“Кырлай” ширкәтеннән Рафис Җәләлиев “Нью–Холланд” комбайны белән 4223 центнер ашлык суктырды.

Шушы хуҗалыктан Ленар Закиров “Нью–Холланд” комбайны белән 3185 центнер ашлык суктырды.

“Татарстан” ширкәтеннән Фәрит Мөхәммәтҗанов “Акрос” комбайны белән 4067 центнер ашлык суктырды.

Шушы хуҗалыктан Рөстәм Галиәхмәтов “Акрос” комбайны белән — 3952, Рәлиф Ильясов 3892 центнер ашлык суктырдылар.

“Ватан” ширкәтеннән Илфир Сабиров “Полесье” комбайны белән — 3429, Ринат Хәкимов 3004 центнер ашлык суктырдылар.

“Мәрҗани” ширкәтеннән Наил Садриев “Макдон” агрегаты белән 460, “Северный” хуҗалыгыннан Ринат Нәбиуллин “Челенджер” агрегаты белән 360 гектарда игеннәр урдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International