Бар да тырышкан

2016 елның 29 июле, җомга

Бар да тырышкан

Укытучының җәй буе күңелен борчып торган бер мәшәкате: мәктәпне кабул итүгә әзерлисе бар. Моңа мәктәп коллективы каникулга чыгуга тотына.

Мәгариф идарәсе, янгын куркынычсызлыгы күзәтчелеге, санэпедимстанция хезмәткәрләре составындагы комиссия иң элек авыллардагы мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булды.

Комиссия таләпчән. Белем йортының эчке халәте, бизәлеше, төзеклеге белән танышкач, тышкы тирәлегендәге бизәлешенә, бакчадагы тәртипкә дә аеруча игътибар белән карый. Шунысы куанычлы: кайсына гына керсәк тә, капка төбеннән чәчәк диңгезе каршы ала. Тышкы ягы шулай бизәлгән бинаның, әлбәттә, эчке ягы да шуңа тәңгәл булуга шик юк.

Беренче тукталыш Сарай-Чокырча мәктәбендә. Биредә быел 2 укытучы 8 баланы белем серләренә төшендерәчәк. Укытучыларның тырышлыгы капка төбеннән күренә: төрле төстәге чәчәк бакчасы яшелчә бакчасына тоташа. Территория зур булса да, һәммәсен тәртип белән алып барырга өлгерәләр. Мәктәп бүген укучыларын кабул итәргә әзер инде. Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе, Корайван, Алан башлангыч мәктәпләре кебек Урта Курса мәктәбенә карый. Корайванда ике, Аланда бер укучы укый. Укытучылар үзләре генә булса да, бакча тулы яшелчә, җиләк-җимеш. Аланда заманында башлангыч мәктәптә 17 бала укыган еллар булган. Киләсе елларга 1-2 булса да укырга керүчеләр бар икән. “Авыл мәктәбе бетәргә тиеш түгел. Ул белем дә бирә, мәдәни- агарту эшләрен дә алып бара, башка эшләрдән дә читтә калмый”, — ди укытучы Нурфия Шакирова.

Урта Курса балалар бакчасына 5 авылдан 20 бала йөри. Бакча белән урта мәктәп бер бинада урнашкан. Шунлыктан, хуҗалык эшләрен дә бергәләп башкаралар. Мәктәп бакчасында ниләр генә юк! Үзләреннән артып калган яшелчәләрне сатып кирәк–яракка акча да эшлиләр әле.

Курса-Почмак мәктәбе безне бакчада яшелчәләргә су сибүче укучылары белән каршы алды. “Укытучылар үз сыйныфларын төзекләндерү өчен үзләре тырышты. “Үз мәктәбеңә булыш” акция- се кысаларында чыгымнарын үзләре күтәрде”, — ди директор Нурзилә Сабирҗанова. Мәктәптә филиаллары белән бергә 105 бала укыячак: Югары Мас- рада 1әү, Иске Масрада 7 (3 сыйныфны 1 укытучы укыта). Иске Му мәктәбе ябылган. “Быел 9 филиал ябылды”, — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев.

Кечкенә булса да, төш кенә, дигәндәй, Югары Масрада карап торган социаль объект – шул бер мәктәп. Тирә-ягын гөлбакчага әверелдергән укытучы Гөлгенә Хөснетдинова безне бакчадагы әкият геройлары белән каршы алды. Гаилә белән эшлиләр икән. Авыл халкы да мактый үзен.

Түбәсе алмаштырылган, төзекләндерелгән Курса-Почмак балалар бакчасы яңа сулыш кичерә. Курса разъезды гомуми белем мәктәбендә быел 18 бала укыячак, балалар бакчасына 12 сабый йөри. Киләчәктә бакчага киләчәк сабыйлар да бар. Яңа Чүриле балалары да шушы мәктәптә укый.

Сикертән мәктәбе, балалар бакчасы уку елына әзер, буяганнар, төзекләндергәннәр. Суган, карлыган, бакча җиләген сатып бераз акча туплаганнар. Ә Сеҗе мәктәбе коллективы дәүләт программасы нигезендә үзләренең белем йорты тиздән ныклап төзекләндерелер дип өметләнә, чөнки бина шактый искергән инде. Мәктәпнең филиаллары Мөрәле, Пучинкә-Поник, Ташкичтә бар. Бу якларда бар да тырыша, кемнедер мактап, кемнедер шелтәләп тә булмый. Хезмәтләренең нәтиҗәсе — күз алдында. Әнә, 3 бала укучы Ташкич мәктәбендә укытучы Илсөя Габдрәшитова берүзе бер хуҗалыкныкы кадәр бәрәңге үстерә. Карлыган, бакча җиләге дә күп булган быел. Аларны җыеп укучыларның гаиләләренә өләштек, ди. “Бу якта бик тырыш халык яши”, — диде Зөлфәт Дәүләтбаев.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International