Татулыкка ни җитә!
Узган атнада Татарстанга ике көнлек эш сәфәре белән Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кирилл килде. Патриарх Татарстанның милләтара һәм динара тынычлык һәм гражданлык татулыгы территориясе буларак миссиясен аерым билгеләп үтте.
Татарстан һәрвакыт тату күршелек мөнәсәбәтләре һәм барлык халыклар арасында аңлашып яшәү үрнәге булды. Милләтара һәм динара тынычлык, гражданлык килешүе, бер–береңнең динен, мәдәниятын һәм традицияләрен хөрмәт итү — республиканың бүгенге үсешенең нигезе.
Күпгасырлы мәдәни һәм рухи мираска сакчыл караш, традицион әхлакый байлыкларга таяну — Татарстан характерында. Рес- публика гасырлар дәвамында төрле халыкларның күпмилләтле йорты кебек үсте. Татарстанда мөселман һәм христиан мәдәниятлары хәзинәләре, архитектура шедеврлары һәм дин тотучылар өчен изге булган урыннар бар. Чиркәү һәм мәчетләрне торгызу — властьларның аерым игътибары үзәгендә. Символик мисал — 1932 елда шартлатылган Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу Болгар ислам академиясен төзү белән бергә алып барылачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елның 4 ноябрендә шул турыдагы Указга кул куйды, шуның белән мөселман һәм православие христианнарының дини хисләренә тигез караш ассызыкланды.
Татарстан милли фестивальләр һәм бәйрәмнәр үткәрү традициясенә нигез салган беренче төбәк булды. Казан балалар бакчалары Россиянең ике телле иң яхшы бакчалары дип танылды. Әлеге һәм башка мисаллар респуб- ликада һәр халыкның милли үзаңын тормышка ашыру, Татарстанның бөтен милләтләре мәдәния- тын саклау һәм үстерү өчен нинди шартлар тудырылуын күрсәтә.
— Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу белән бергә Болгар ислам академиясе дә төзелә. Бу Татарстандагы динара һәм милләтара тынычлык һәм татулык, конструктив дәүләт дини диалогы курсының ачык мисалы, — диде Президент Рөстәм Миңнеханов.
Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кирилл:
— Татарстанда шулай эшлиләр — традиция: православие һәм мөселман изге урыннарын торгызу буенча биредә эш даими һәм планлы алып барыла. Һәм республика җитәкчелеге традицион конфессияләрнең игелекле башлангычларына ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Сез карагыз: дөньяда тагын кайда христиан соборына нигез салганда югары мөселман руханиларын күрергә мөмкин? Бары тик Россиядә генә. Без үзенчәлекле һәм безнең көчебез дә шунда!
Милләтара һәм динара татулык, үзара хөрмәт, дусларча мөнәсәбәт мисалларын без үзебезнең район мисалында да ачык күрәбез. Соңгы мәгълүматлар буенча район халкының 93 проценты — татарлар, 6 проценты — руслар, 0,5 проценты — марилар, калганнары — башка милләт вәкилләре.
Бездә һәр милләт вәкилләренә бердәй караш икәнлегенә бер генә мисал. Әле менә 16 июльдә Арчаның үзәк стадионында “Һәрчак дуслар булып яшик без туган илдә” дигән балалар фестивале узды. Стадионда татар, рус, мари йортларында әлеге милләтләрнең гореф–гадәтләре, милли ризыклары, яшәү рәвеш- ләре күрсәтелде, шул милләтләрнең җырлары, биюләре башкарылды. Балалар, милләтләр төрле булуга карамастан, безнең бертөрле тату һәм бердәм булып яшәвебезне күрделәр.
— Якташыбыз, “Таттелеком” акционерлык җәмгыя- те генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин төрле милләттәге фикердәшләре белән Хәтнә авылындагы чиркәүне торгызды, чишмә янында мөселманнар өчен гыйбадәт урыны төзетте, — ди районның имам–хатыйбы Раил хәзрәт.
Василиск атакай да райондагы динара мөнәсәбәтләрдән канәгать.
— Раштуа бәйрәмнәрен сәнгать мәктәбендә үткәрәбез. Әлеге бәйрәмне уздыруда “Тайд–Фойл” (җитәкчесе Айдар Закиров), балык хуҗалыгы (Илшат Әшрәфҗанов), “АСПК” (Вәзыйх Бикмуллин), “Арча АТПсы” (Рүзәл Гәрәев), Арча сөт комбинаты (Ленар Закиров) зур ярдәм күрсәттеләр.
Шәһәребезнең яңа төзелгән Шәрык мәчете имам–хатыйбы Ильяс Дөлкәрнәев: “Мәчетне төзегәндә шәхси эшмәкәр Андрей Корольковның ярдәме зур булды”, — ди.
Ильяс
Фәттахов