Бергәлектә көч

2016 елның 29 июле, җомга

Бергәлектә көч

“Ватан” ширкәтенең борчак басуы. Теземнәр каршына комбайннар туктаган. Хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов, авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков, баш агроном Рәис Рамазанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов комбайнчыларга тагын бер тапкыр эш тәртипләрен аңлатып, урып-җыюны исән-сау башкарып чыгуларын теләделәр.

Апаз һәм Хәсәншәех авыллары мәчетләре имам-хатыйблары Наил хәзрәт һәм Шамил хәзрәт үзләренең хәер-фатыйхаларын бирделәр. Шамил хәзрәт дога укыды.

Дога белән башланган эш хәерле була. 200 гектардагы борчак яңгырларга кадәр җыйнап алынды. Уңышы да әйбәт – гектардан 28 центнер.

Эшне ничек башласаң, шулай төгәллисең, диләр. “Ватан” ширкәтендә 28 июльгә 30 процент мәйдандагы игеннәр җыйнап алынды. Бер гектардан уртача уңыш — 31 центнер.

Менә шулай матур итеп, бердәмлек күрсәтеп эшләүче хуҗалыкларның тагын берсе — “Курса МТС”ы ширкәте. Бик яхшы уңыш үстерделәр. Арыш, сабан бодае, борчак басуларына карап сокланасың. Чүп үләннәр юк, чөнки бөтен басулар көздән сукалап калдырыла. Туфракта дым саклана, чүп-үләннәр чыга алмый. Ашламаны да иң күп кертүче хуҗалык бу. Аммиак суы кертәләр, яхшы сыйфатлы орлыклар чәчәләр.

— Әфарин! Басуларыгыз бик матур, сөбханалла, күз тимәсен, — диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев “Курса МТС”ы ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновка.

Курсалыларның бердәмлеге игътибарга лаек. Күптән түгел давыл борчак теземнәрен чуалтып киткән иде. Колхоз җитәкчесе ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итте. Һәм аны ишеттеләр, көченнән килгән һәркем — терлекчеләр, хисапчылар, пенсия яшендәгеләр сәнәк алып басуга чыкты. Аларны күргәч колхозлар заманнары искә төште, шулай гөрләшеп, матур итеп эшли иде авыл халкы.

Төзәтелгән теземнәрне комбайннар сугарга кереште. Ә борчакның уңышы шәп, кузак- лары эре, теземнәре атлап чыгарлык түгел. “Гектардан 30 центнердан ким чыкмас”, — ди рәис.

Өмә булгач сые да була, туңдырма белән сыйладылар үзләрен. Барысы 98 туңдырма өләштек, диделәр.

28 июльгә булган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында игеннәрнең 14 проценты җыйнап алынды.

27 июльдә басуларда 97 комбайн (125 комбайн бар) эшләде. Бер комбайн уртача 624 центнер ашлык суктырды. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә — 14, “Мәрҗани”дә — 13, “Арча” ширкәтендә 11 комбайн эшләде. “Мәрҗани” ширкәтендә бер комбайнга — 945, “Игенче”дә — 862, “Ак барс” агрокомплексы”нда — 845 центнер ашлык туры килә. “Акчишмә”дә — 314, “Аю”да — 306 центнер гына.

Район буенча бер гектардан уртача уңыш — 26,9 центнер. Иң югары уңыш “Ак барс” агрокомплексы”нда — 37,8 центнер чыга. “Ватан”да, “Курса МТС”ында, “Игенче”дә 30 центнердан артык.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International