Ярдәм итүчеләргә рәхмәт
28 июльдә Арчада хәйрия концерты узды. Үзәк стадионга яше-карты республиканың танылган җырчылары, районыбызның сәнгать мәктәбендә эшләп килүче бию коллективлары, үзешчән сәнгать осталары катнашындагы концертны карап хозурланса, балалар төрле уеннарда уйнап рәхәт чикте.
Әлеге чарадан кергән акча Арча кызы Ләйсән Ситдыйкованы дәвалау- га тотылачак. Концертны карарга әти-әнисе белән бергә Ләйсән үзе дә килгән иде. “Арчада безнең гаиләне белмәгән hәм ярдәм итми калган кеше юктыр. Рәхмәт, ярдәм итеп кенә түгел, гел кызыбызның хәлен сорашып торалар. Безнең гаиләгә төшкән бу кайгы Аллаhы Тәгаләдән сынау өчен бирелгән булсын иде, узгынчы чир булып кызыбызның тернәкләнүен Ходайдан сорыйбыз”, — ди Ләйсәннең әнисе Рәмзия апа.
Кайгы җиле Ситдыйковларның ишеген 2013 елда шакый. Башта колаклары шаулаудан зарланган Ләйсәннең әкренләп ишетүе начарлана, күзләре кырыйга китә башлый. 2014 елда кызга нейрофиброматоз диагнозы куела. Аннан хастаханәләр... Беренче операцияне Мәскәүдә ясыйлар. Шуннан ул урынга кала. Сәхнәләрдә биеп, җырлап йөргән актив кыз өчен коточкыч хәл...
Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, игелекле бәндәләрнең мәрхәмәтлелеге белән җыелган акчага Төркиядә операция ясала. Бу операция алдыннан әти-әнисенә кызны бөтенләй урында гына ятып торырга, үзе сулый алмаска мөмкин, дип кисәтәләр. Шөкер, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый аларны. Төркиядән төрле аппаратларга тоташып кайткан Ләйсән 6 айдан уңайланып китә. Бүген ул рәхәтләнеп сулый, ризыкны яратып, тәмен тоеп ашый, Интернеттан аралаша. Тик колаклары ишетми, сөйләшүе аерымачык түгел, күзләрендә күз яше юк, елмая алмый, уң як аяк-кулы начар эшли. Ишетмәгәч, әти-әнисе белән язып аралаша, дөнья хәлләреннән хәбәрдар. Гел утырып торырга ярамаганлыгын аңлап, янындагы булышучылары ярдәмендә хәрәкәтләнергә, атлап йөрергә тырыша. Туганнары, дуслары килгәнгә сөенеп туя алмый. Ныклап йөреп китәр өчен бер зур шеш борчый кызны. Төркия табиблары ул шешне алып ташларга әзер. Тик тиешле сумма гына җыела күрсен, дип тели якыннары.
Бу концертны, кызга ярдәм итү йөзеннән районның яшьләр берләшмәсе оештырды. Күптән түгел араларында чәчәк кебек йөргән дусларының бүген шундый хәлдә булуына җаннары әрни яшьләрнең. Аларның идеясен район җитәкчелеге дә хуплап каршы алган. Ә артистларга рәхмәттән башка сүз юк. “Килә алмыйсызмы дип шалтыратуга, шундук риза булдылар, планнарын үзгәртеп, чыгыш ясыйсы чараларыннан баш тартып кайтучылар да булды”, — ди оештыручы егетләр. Чарадан барлыгы 250 мең сумнан артык акча җыелып Ләйсәннең әти-әнисенә тапшырылган. Мохтаҗларга ярдәм итү кешенең күңелендә булырга тиеш. Кешегә берне бирсәң, ул сиңа икеләтә рәхмәт буларак әйләнеп кайта, бәрәкәт арта. Мәрхәмәтле, үзләренә ярдәм иткән изге күңелле бәндәләрнең күп булуына сөенгән Ситдыйковлар гаиләсе рәхмәт укып туя алмый. “Безгә булышучы һәркем исән-сау булсын, озын гомерле булыгыз, бала хәсрәте күрмәгез”, — диләр.
Ләйсәнгә ярдәм итәргә теләүчеләр игътибарына акча күчерү өчен реквизитлар:
Карта сбербанка 4276620020072462 до 04/18 на имя Ситдиковой Рамзии
QIWI +79274347186
р/с в сбербанке 42307810462000287191 в отделении №8610/0115 на имя Ситдикова Габдулфата Габдулхаковича
Розалия Зиннәтова