Авырткан башка тимер тарак

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Авырткан башка тимер тарак

Югары Пошалым авылыннан 31 кеше кул куйган хат алдык: “Безнең авыл бик зур проблема алдында калды, — диелә анда. — Сез үз контрольлегезгә алып бу кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәрсез дип ышанып калабыз”.

Авыл кешеләрен нәрсә борчый соң? Хаттан аңлашылганча, Югары Пошалым фермасында “Арча” ширкәтенең лейкоз авырулы 171 сыеры бар. Бу чир шәхси хуҗалыкларга да яный, узган ел 3 хуҗалыкта лейкоз барлыгы ачыкланган, ул сыерларны бетерергә туры килгән. Инде котылдык дип йөргәндә быелгы анализлар тагын 8 сыерда лейкоз барлыгын күрсәткән. “Ветеринария табибы Мөхәммәт Шәрәфиев лейкозны хайваннарда була торган селәгәй, тизәк, кан аркылы йога, тазартып булмый торган кан рагы дип аңлатты. Мондый хәл Казанбашта, Күлтәстә дә булган. Аларда җитәкчеләр бу проблеманы хәл иткән. Без дә мөрәҗәгать итеп карадык, ишетмәделәр. Еш алышынып торган җитәкчеләр безнең өчен кайгыртамы соң? Киләсе елларга бу чир бөтен авылны биләмәс дип кем әйтә ала? Чишелеше бармы соң бу хәлнең?”

Чишелешне тәҗрибәле, Татарстанның атказанган ветеринария табибы, бөтен гомерен шушы өлкәгә багышлаган, абруйлы белгеч Мөхәммәт Шәрәфиев шул җыелышта да аңлатып биргән һәм ул аны безгә дә кабатлады.

— Иң беренче әлеге авыруның каян килгәнлеген әйтим әле, — диде ул. — “Вамин” оешкач Мари Иленнән 46 тана алып кайттылар. Бездән, ягъни ветеринарлардан яшереп. Бу турыда белгәч каннарын алдык, 26сында лейкоз чыкты. Кисәтү кәгазе яздык, анда әлеге чирне бетерү буенча бөтен таләпләр күрсәтелгән иде. Әмма алар үтәлмәде. Ел саен каннарын алып торабыз, авыру маллар арта да арта.

Хәзер нишләп була соң? Югары Пошалым фермасы үзенчәлекле ферма, анда кадрлар белән проблема юк, 5–6 хатын–кыз эшкә киләбез дип торалар әле. “Арча” ширкәтендә иң күп сөт савучы ферма бу. 500 сыерлык урын бар. Авыру сыерларны Божа фермасына күчерсеннәр, анда даими эшләүче кешеләре дә юк. Киләчәктә без ул ферма өчен дә сәламәт таналар әзерләп бирә алабыз.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов, берләшмәнең баш эпизоотологы Айрат Фазлыев белән Югары Пошалымда булдык.

— Бу мәсьәлә безне дә борчый, — диде Ринат Фәйзрахманов. — Авыру терлекләр башка маллардан аерылган булырга тиеш, аларны көтүгә йөртү, арканлап кую, алмашу, тере килеш сату тыела. Авыру сыерлар сөтен бозауларга эчертергә ярамый. Кешеләргә кайнатып кына кулланырга ярый. Үгезләр аша сыерлар зарарланмасын дип шәхси хуҗалыклар өчен ясалма орлыкландыру җайланмасы алып бирдек. “Ветеринария турында”гы закон нигезендә, хайваннарның сәламәтлеге, аларны тоту һәм файдалану өчен аларның ияләре җавап- лы.

Лейкозлы сыерлар аерым кардага ябылган. Ләкин калган таләпләр үтәлми, монда аларны үтәү өчен шартлар да юк. Шул ук карда янында башка маллар да йөри. Саву өчен шул ук торакка кертәләр. Азык таратучы тракторлар, терлекчеләр, белгечләр бер торактан икенчесенә йөри.

Сыер савучылар белән сөйләшәбез, шәхси хуҗалыкларда ачыкланган лейкозлы сыерларның күбесе аларга туры килә. Борчылалар, билгеле.

Әлеге мәсьәлә турында “Арча” ширкәте генераль директоры урынбасары Зиннәтулла Вәлиуллин белән дә сөйләштек.

— Хат язып кына хәл ителә торган нәрсә түгел бу, — диде ул. — Божага күчереп булмый, анда чиста сыерлар, ә Югары Пошалымда лейкоз да, төяк авыруы да бар. Безнең соңгы сүзне әйтә торган кеше дә бар.

Әлегә мәсьәлә ачык килеш кала. Әмма озакка түгел. Чөнки киләчәктә лейкозлы сыерлар сөтен бик арзанга гына алачаклар, аларны нормаль хуҗа тотмаячак инде. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгында лейкозны бетерү буенча программа эшләнә дип беләбез.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International