Арчада җинаятьчелеккә каршы видеокамералар ярдәмендә көрәшәләр

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Арчада җинаятьчелеккә каршы видеокамералар ярдәмендә көрәшәләр.

29 июльдә районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында җәмәгать тәртибен саклау һәм җинаятьчелекне киметү максатында халык күп йөри торган урыннарга видео- камералар урнаштыру мәсьәләсе каралды. Комиссия рәисе, район башлыгы Илшат Нуриев мәсьәләнең бик җитди булуын, районда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү барлык оешмаларга, шул исәптән шәхси эшмәкәрләргә дә кагылуын ассызыклады.

Көн тәртибе буенча район прокуроры Ринат Ситдыйков, полиция начальнигы Айдар Баһавиев чыгыш ясады. Алар белдергәнчә, биналарына якын территорияне күзәтү өчен камералар урнаштырырга күптән тәкъдим ителүгә карамастан, кайбер оешма, сәүдә нокталары хуҗалары моны эшләргә ашыкмый икән. Аларга комиссия алдында җавап тотарга туры килде. Барысына да 25 августка кадәр бу эшне башкару йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International