Яңа уңышлар телибез

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Яңа уңышлар телибез

Шәһәребезнең “Питомник”, “Көнчыгыш”, ”Көньяк” территориаль–җәмәгатьчелек үзидарәләре (ТҖҮ) республика бәйгесендә җиңү яулады.

“Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль–җәмәгатьчелек үзидарәсе” республика бәйгесендә “Питомник”, “Көнчыгыш” ТҖҮләре беренче, ”Көньяк” ТҖҮсе икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Бу хакта безгә беренче булып бергә–бергә иңне–иңгә куеп, ярдәмләшеп, киңәшләшеп эшләгән  “Үзәк” ТҖҮсе җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина хәбәр итте. Ул да коллегалары җиңүенә чиксез шатланган.

– “Татарстан Респуб- ликасының иң яхшы ел территориаль–җәмәгатьчелек үзидарәсе” республика бәйгесендә барлыгы 169 ТҖҮ катнашты, – диде ул. – Зур һәм кече шәһәрләр арасында аерым җиңүчеләр билгеләнде. Кече шәһәрләр арасында яуланган җиде беренче урыннан — икесе, биш икенче урыннан — берсе безнеке булуы үзе үк игътибарга лаек.

Хәер, безнең Арча ТҖҮләре өчен респуб- лика бәйгеләрендә уңыш-                                                                                 ларга ирешү яңалык түгел. Узган ел “Үзәк” ТҖҮсе икенче, “Питомник” – бишенче булган иде. Акчалата бүләк тә бирелде. Шул акчага алар үз территорияләрендә балалар мәйданчыклары эшләде. Бу турыда без газета битләрендә дә яктырттык. Бүген әлеге мәйданчыклар балаларның яраткан урыннарына әверелде.

Быелгы “Татарстан Рес- публикасының иң яхшы ел территориаль–җәмәгатьчелек үзидарәсе” республика бәйгесе җиңүчеләрен, ягъни җиңү яулаган ТҖҮләр җитәкчеләре Ибраһим Сабиров (“Питомник”), Ринат Сафин (“Көнчыгыш”), Эльвера Сергеева (“Көньяк”), шулай ук аларның коллегалары Рәмзия Хәмидуллина редакциябез кунаклары. Алар белән башкарган эшләре турында сөйләштек.

Территориаль–җәмәгатьчелек үзидарәләре нәрсә белән шөгыльләнә соң?Алар барлыкка килгәч, болар нәрсә эшләрләр икән, дип уйлаучылар да булгандыр. Әмма хәзер җитәкчеләрен күпләр танып беләләр. Чөнки бер генә чара да алардан башка үтми.

Территориаль–җәмәгатьчелек үзидарәләре җитәкчеләре вазыйфалары чаралар оештыру яки аларда катнашудан гына тормый, билгеле. Алар бик күп өлкәне үз эченә ала. Йортлар яны территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү, халыкны социаль яклау буенча да эш алып баралар, үз территорияләрендәге бер генә караучысыз калган өлкән яшьтәге кешене дә, күп балалалы гаиләне дә игътибарсыз калдырмыйлар, аларга ярдәм күрсәтүләрен сорап ТҖҮ исеменнән җитәкчеләр янына керәләр, бәйрәмнәрдә өйләренә йөреп, өлкәннәргә бүләкләр, шулай ук рәсми кәгазьләр өләшәләр, кичәләргә чакыралар. Хәтта вафат булган ялгыз әби–бабайларны җирләүне оештыруга да үз өлеш- ләрен кертәләр.

Ибраһим Сабиров карамагында 48 урам, Ринат Сафинда 26 урам һәм Күпербаш авылы, Эльвера Сергеевада 20 урам, Төбәк–Чокырча, Айван авыллары. Күргәнегезчә, “биләмәләре” зур. Барысында да булырга, танышырга, активларны барлап, чараларга тартырга да кирәк.

– Һәр йортка кереп танышып йөрүнең уңай яклары да бар. Кеше ачылып китә, уй–фикерләре белән уртаклаша, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Эш дәверендә тагын шуны аңладык, кешегә беренче чиратта игътибар кирәк икән, – ди Ибраһим Сабиров.

ТҖҮ җитәкчеләре тарафыннан халыкка игътибар җитәрлек. Чөнки аларның үзләре дә халык арасыннан, белемле, тәҗрибәле, культуралы һәм искиткеч тырыш, булган, энергияле, бернинди эштән дә курыкмаган шәхесләр. Хезмәтләре күзгә күренми, әмма күп йөри, белә, күрә, ишетә торган. Алар районда узган бер генә чарадан да читтә калмый, кайберләрендә үзләре башлап йөри. Быел беренче тапкыр оештырылуга карамастан, югары дәрәҗәдә узган территориаль–җәмәгатьчелек үзидарәләре көннәре моның ачык мисалы.

Арча шәһәренең территориаль–җәмәгатьчелек үзидарәләре җитәкчеләрен зур җиңүләре белән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә яңа үрләр, яңа уңышлар телибез.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International