Сәламәтлек чакрымнары буйлап

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Сәламәтлек чакрымнары буйлап

1 август көнне Арча шәһәрен бер күренеш ямьләде: Банк, Вагыйзовлар, Астроном, Интернационал урамнары буйлап велосипедчылар узды. Спортның бу төре Арчада май аеннан башлап октябрьгә кадәр ел да үтә.

Велосипед сөючеләр үзләренең “тимер атлары” белән һәр айның 1нче көнендә Арча урамнары буйлап сәяхәт итә. Бу төр тран-спорт чарасы райондашларыбыз арасында популярлаша бара: хәзер шәһәребез урамнарында велосипедта йөрүчеләр дә еш күренә, акциягә килергә теләүчеләрнең саны да гел арта бара. Бүген дә 100 дән артык кеше килгән иде.

Республикада үтүче велосипедта йөрү акциясендә меңәрләгән кеше катнаша, димәк, халык сәламәт яшәү рәвешенең серләренә төшенә башлаган. Арчабызда велосипеды булмаучылар өчен аны “Арча” спорткомплексында һәм стадионда прокатка алырга мөмкин. Велосипедлар кую өчен махсус урыннар ясалды.

Ә бүгенге велосипедчылар “Татарстан командасында бул” проектының “Сәламәтлек чакрымнары” акциясенә кушылды. Арада таныш йөзләр дә бар: балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе секретаре Лилия Завялова 7 яшьлек кызы, 5 яшьлек улы белән килгән. Әнисе дә бар, ул көч биреп озатып, каршы алды.  “Казан арты” музее директоры Ришат Камалов, Кәче мәктәбенең физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин... Хәйдәр абыйга килгәндә, ул “Татарс- тан командасы” җәмәгатьчелек инициативасының активисты, балачактан велосипедны дусты дип саный. Мондый велойөрешләрнең даими  катнашучысы да ул. “Велосипедта йөрергә яратам мин, шуңа күрә җай чыккан саен утырырга тырышам. Ашыгыч булмаганда эшкә — Арча станциясеннән Кәчегә дә велосипедта баргалыйм һәм һәркемгә йөрергә киңәш итәм. Чөнки җайлап даими йөргәндә сәламәтлекне сиздереп яхшырта. Быел каникулга таралышканда укучыларга да киңәш бирдем: җай чыккан саен велосипедта йөрергә, йөгерергә”, — дип сөйли укытучы.

Велосипедта йөрергә яратучылар күп Арчада. Иң өлкән катнашучы Илдус Хәкимҗанов белән сөйләшәбез. 70 яшен түгәрәкләп килүче Илдус абый “Җәй җитүгә, гел велосипедта инде мин”, — ди. Ул оныгы Айсылуны багажникка утыртып килгән. Илдус абыйның кибеткә барышы булган, урамда старт көтеп торучы спорт сөючеләрне күргәч кызыксынып килгән ул. Һәм катнашуына үкенмәде, финишка яшьләр белән беррәттән диярлек килеп җитте. Илдус абый да гомере буе йөри икән бу “машинасында”. Үзе заманында гомере буе ДОСААФта укыткан, инструктор булган (төз буй-сынын күреп бабай дип әйтергә тел әйләнми, мөгаен велосипедта йөрүнең файдасыдыр), велосипедын һич тә машинага алмаштырырга теләми.

Иң яшь катнашучылар Лилиянең улы 5 яшьлек Адель белән ике яшьлек Ранэль Нәҗипов. Ранэльгә бабасы булышты: оныгын кечкенә сәпиткә утыртып этеп алып китте старт урыннан. Бөтен чакрымнарны узмаса да, хәйран гына юл үтеп әйләнеп кайтты алар. Иң мөһиме — җиңү яки җиңелү түгел, теләгеңне тормышка ашырып катнашу, спортка мәхәббәт бит. Велосипедчыларны финишта Инсаф Гаптелбәровның моңлы тавышы каршы алды. Аларга бу акциягә кушылганнарын һәм Татарстан командасында булуларын раслап флагчыклар һәм календарьлар өләштеләр.

“Татарстан командасында бул” проекты кысаларында узучы чаралар тагын көтелә әле Арчада. Менә кайберләре: 13 августта шәһәр паркларында “Иртә — бишлегә!” акциясе, “Балаңны спортка алып кил” исеме астында  физкультура-сәламәтләндерү комплексларында, бассейнда һәм Боз сараенда ачык ишек- ләр көне, татар яшьләренең Бөтендөнья форумы кысаларында спорт ярышлары, акцияләр, ГТО нормалары тапшыру булачак. Актив велосипедчылар аларда да катнашмый калмас.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International