Чебешләрне санар чак

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Чебешләрне санар чак

Район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар белән чираттагы киңәшмәне “Кырлай” ширкәтенең уңышы, саламы җыйнап алынган арыш басуында үткәрде.

— Ни өчен монда җыелганыбызны аңлагансыздыр инде, — диде ул. — Әлеге басуга сидераль культура — горчица чәчелгән, күргәнегезчә, шытымнар инде тишелеп тә чыккан. Һәр хуҗалыкта бөртекле һәм бөртекле–кузаклы культуралар игеләчәк мәйданнарның кимендә 10 процентына сидераль культуралар чәчү бурычы куела. Шулай эшләгән хуҗалыкларга киләсе елда ашламалар алу өчен бюджет ярдәме ике тапкыр артык булачак.

Сидераль культуралар чәчүнең файдасы “Игенче”, “Кырлай” хуҗалык- лары мисалында бик ачык күренә. Узган ел аларда бу культуралар 2000 гектарда чәчелгән иде. Быел бик ук уңай килмәгән һава шартларында да әлеге мәйданнардан әйбәт уңыш җыйнап алынды. Гомумән, игенчелектә “Сервис-Агро” ширкәте бик күп яңалыклар алып килде. Көзге бодай, бәрәңге игү буенча аларга тиңнәр юк. Җитәкчесе Габделхәй Кәримов һаман эзләнә, таба, кулланышка кертә.Әлеге инвестор район өчен зур терәк булды, дисәк тә ялгыш булмас. Әлеге хуҗалыклар арыш, көзге бодай, борчак сугуны төгәлләделәр, Габделхәй Йосыф улының юбилее (аңа 55 яшь тулды) хөрмәтенә бүләк инде бу. Юбилярга район җитәкчесе Илшат Нуриев район Советының Мактау грамотасын тапшырды.

Яңалыклар дигәннән, “Игенче”, “Кырлай” ширкәтләрендә быел басуларга йөк машиналарын кертмиләр.

— Йөк төягән “КАМАЗ”ның авырлыгы 30 тонна чамасы, — дип аңлатты безгә “Игенче” ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдинов. — Комбайнныкы 20 тоннага җыйнала, аның көпчәге машинаныкыннан киңрәк, димәк туфрак азрак таптала.

Болары — сүз уңаеннан. Сидераль культуралар темасын дәвам итик. Аларның файдасы бәхәссез. Туфракны азотка, фосфорга, калийга, органик ашламага баеталар, шул ук вакытта төрле авырулардан, чүп үләннәрдән чистарталар.

— Горчица орлыгын табып булмый, — диде кайбер җитәкчеләр.

— Ярар, анысы булмаса рапс, рыжик, донник бар, — дип җавап бирде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Рапсны һәр хуҗалык чәчә ала.

Район җитәкчесе Илшат Нуриев игеннәрне урып–җыю, азык әзерләүнең барышына, терлекчелектәге эшләргә анализ ясады.

“Татарстан”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Северный”, “Ватан” хуҗалыкларында игеннәрнең яртысыннан артыгы урып–җыелды.

“Арча”, “Мәрҗани” ширкәтләрендә эш акрын бара.

Район җитәкчесе һәр көнне игеннәрнең кимендә 5 проценты урып–җыелырга тиешлеген искәртте. Шулай ук көзге чәчү вакыты җитә, туфрак эшкәртүгә игътибар бирергә.

2 августка булган мәгълүматларга караганда, районда игеннәрнең 38 проценты җыйнап алынды. Тулай җыем — 553711 центнер, бер гектардан уңыш — 27,1 центнер. Иң югары уңыш “Ак барс” агрокомплексы”нда — 38,6 центнер. “Аю”да — 18,9, “Арча” ширкәтендә — 19,6 центнер.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев игеннәрне урып–җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшыр- ды. Алар арасында “Кырлай” ширкәтеннән Рафис Җәләлиев, “Татарстан” ширкәтеннән Фәрит Мөхәммәтҗанов, “Ватан” ширкәтеннән Илфир Сабиров, “Мәрҗани” ширкәтеннән Наил Садриев бар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International