“Дядя Степа” бүләге

2016 елның 5 августы, җомга

“Дядя Степа” бүләге

Россия эчке эшләр министрлыгының Арча эчке эшләр бүлеге ишегеннән керүгә эскәмиягә тезелеп утырган кечкенә балаларга күз төште. Бу урында аларны күрү сәеррәк күренеш бит. Әмма белмәгәннәр өчен генә. Әлеге балалар – республика бәйгесе җиңүчеләре.

– Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан балалар иҗатының “Полиция дядя Степасы” дигән Бөтенроссия бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгенең республика этабында безнең районнан алты бала катнашты. Арчаның беренче мәктәбе укучысы Ралинә Завялова җиңү яулап, диплом һәм акчалата бүләккә лаек булды. Аңа тантаналы шартларда бу бүләк тапшырылды инде. Бүген башкаларына катнашкан өчен дипломнар бирелә, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина.

Балалар белән якыннарак танышам. Алар – Арчаның беренче мәктәбеннән беренче сыйныф укучылары Ралинә Зәйнуллина, Зарина Касыймова, Иске Чуриле мәктәбеннән беренче сыйныф укучысы Сөмбел Рамазанова, икенче сыйныф укучысы Алия Әхмәдуллина, Югары Масрадан икенче сыйныф укучысы Ислам Хөснетдинов. Барысы да әниләре белән килгән. Хәер, бу җиңүгә әниләре алардан да ныграк сөенә кебек. Уртак хезмәт җимеше бит.

Балалар бәйгегә ниләр генә җибәрмәгән. Фантазиягә исең китәрлек. Иң кызыгы, шул бер “дядя Степа”ны төрлечә һәм төрле материалдан ясаганнар. Ралинәнеке ул картоннан, Сөмбелнеке камырдан, Зарина витраж буяу белән картина иҗат иткән. Бердәнбер егет буларак, Ислам плас- тилиннан рамга куеп “Юл хәрәкәте кагыйдәләре”н тасвирлаган. Монда бер “дядя Степа” гына түгел, башка юл хәрәкәте куркынычсызлыгы сагында торучылар да урын алган. Ә менә Алия барын да уздырган. Ул материя- дән бер метрлы “дядя Степа”ны эшләгән.

Хезмәтләренә күрә бәясе дә. Җыелышта, барлык полиция хезмәткәрләре алдында Россия эчке эшләр министрлыгының Арча эчке эшләр бүлеге начальнигы Айдар Баһавиев аларга дипломнар тапшырды. Балаларны җиңүләре белән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International