Транспорт чараларын тахографлар белән җиһазлау тәртибенә үзгәрешләр кертелде

2016 елның 5 августы, җомга

Россия транспорт министрлыгы боерыгы нигезендә транспорт чараларын тахографлар белән җиһазлау тәртибенә үзгәрешләр кертелде.

Россиядә йөк ташучы транспорт чараларын тахографлар белән җиһазлау 2016 елның 1 июлендә төгәлләнергә тиеш иде.

Яңа үзгәрешләр нигезендә машина йөртергә өйрәтү һәм имтихан бирүдә кулланылучы, дәүләт стандартлары һәм тармак документлары нигезендә юл сынаулары үтүче, махсуслаштырылган (сөт, терлек, кошлар, ташучы һ.б.) хуҗалык эчендә йөк ташучы, махсус транспорт чараларын тахографлар белән җиһазламау мөмкинлеге каралган. Шул ук вакытта әлеге чыгармалар кран–манипулятор белән җиһазланган транспорт чараларына кагылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International