Хезмәтне саклау буенча координацион совет утырышы булды

2016 елның 5 августы, җомга

Хезмәтне саклау буенча координацион совет утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, совет рәисе Рамил Гарифҗанов алып барды.

Утырышта район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Мулләхмәт Әскәров чыгыш ясады. Ул районда хезмәтне саклау буенча уздырыла торган чаралар турында сөйләде. “Оешмалар, предприятиеләр хезмәтне саклау фондына күчерелә торган акчаның 20 процентына кадәрен үзләрендә куллана алалар, — диде ул. — Кайбер предприятиеләрдә бу сумма елга 300 мең сумга кадәр җыела”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International