Ниләр генә күрмәгән
Иске Ашытта яшәүче Ләлә Абдуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.
Габделмәлик абый китап укырга бик ярата торган була. Хатынының андый шөгыльгә вакыты юклыгын күреп эче поша. Кызыклы урыннарын билгеләп куя да, “өзекләрен генә булса да укы әле, бик кызык бит”, – дип хатынын янына утырта. Ул аны ихтирам белән Ләлә Садыйровна дип кенә йөртә.
– Әти безнең кырыс кеше түгел иде. Хәерсезләр – әтидән ишеткән иң авыр сүз шул булды. Ә әнидән куркып тордык. Таләпчән дә булды, эшләтә дә белде, күп нәрсәгә өйрәтте дә. Аннан ул юк кына әйбер белән дә кызыксындыра белде. Кечкенә вакытта без ашамыйбыз дип киреләнсәк, бер мәзәк сөйләп табын янына тарта иде, – ди Арчада яшәүче кызлары Наҗия. – Әти белән алар бик тыйнак, тату, матур яшәделәр. Кырыс дәшү булмады. Әти әнине ихтирам итте. Без гаиләдә дүрт кыз, бер малай үстек. Әни кечкенәдән сез абые- гызга юл куярга, аны һәрвакыт тыңларга, сүзеннән чыкмаска тиеш, дип өйрәтте.
Әйе, Ләлә Абдуллина яшьтән бик көчле, батыр йөрәкле, тәвәккәл була. Колхозда ирләр белән беррәттән бөтен авыр эшләрне башкара. 12 яшеннән колхоз эшенә чыга кыз. Ә сугыш еллары турында сөйләгәндә тавышы, йөзләре үк үзгәрә. Тәмам үзәгенә үткән шул аның бу вакытлар.
– Сугыш башланганда җиденче сыйныфны тәмамлаган идем. Әни аягын сындырды да укуны ташларга туры килде. Башкармаган эш калмады. Язын Арчага ашлык ташыдым, Кенәргә ашлык меңгердем, урман кистем, таш чыгардым. Судка бирәбез дип куркытып, чәчүгә дә чыгардылар. Сыер җиккәндә ирләр арасында берүзем була идем. Бер тапкыр сыер өстерәп тә алып китте әле. Ходай рәхмәте, ничекләр түзгәнбездер. Дөньяның рәхәтен дә күрсеннәр дип озын гомер биргәндер инде безгә, – ди Ләлә апа.
Сугыштан соң кыз авылдашы Габделмәлик белән очраша башлый. Читкә китәргә дип йөргән егет планын үзгәртә, Ләлә янында кала. 1950нче елда өйләнешеп тә куя- лар.
– Ирем бик әйбәт кеше булды. 23 ел комбайнда эшләде. Алдынгылыкны бирмәде. Мине дә саклап кына торды. Бар эшне дә бергә–бергә башкардык. Өйне дә бергә салдык. Пилорамга менеп бергә агач ярдык, – ди Ләлә Абдуллина. – Балалар үстереп, тормыш куып, 52 ел үтеп киткәнен сизми дә калганбыз. Мәликнең вафатына да 14 ел булган инде.
Биш балалары – аларның мәхәббәт җимешләре. Хәзер Ләлә апа шуларның кадер–хөрмәтендә яши. Төп йортта улы Хәмит һәм килене Рәзинә янында ул.
– 33 ел бергә яшибез. Дүрт баланы тәрбияләп үстерергә булышты. Дек- рет ялын белмәдем мин. Күп нәрсәгә өйрәтте, – ди Рәзинә.
Кызлары Найлә, Назимә, Наҗия, Надилә дә, кияүләре дә әниләре яшәгән төп йортка эзне суытмыйлар. Ләлә апаның 12 оныгы, 11 оныкчыгы гына бар. Барысы өчен дә әбиләре бик кадерле. Ә Ләлә апа аларны аркаларыннан гына сөеп тора. “Игелек күрсеннәр, без кичергән авырлыкларны аларга күрергә язмасын”, – ди ул.
Ләлә Абдуллина дини гаиләдә тәрбияләнгән, бүген дә дин юлында. Моңа кадәр авылда абыс-тай булып йөргән. Хәзер дә биш вакыт намазын калдырмый. Гәҗитләр укырга ярата. “Без дә җыеп алып кайтабыз. Бер җөмләсен дә калдырмыйча, башыннан ахырына кадәр укып чыга”, – ди Наҗия. – Телевизор карый. Бөтен яңалыкны белеп тора. Аның шулай тормышны яратуы, сау–сәламәт булуы безнең өчен дә сөенеч.
Гөлсинә Зиннәтова