“Мин мәңге картаймам, янымда син булсаң”
Арчада яшәүче Исламия Гарипованы 70 яшьлек юбилее белән котларга туган ягы Мари Иленең Пыяла заводы бистәсеннән башлангыч сыйныфта бергә укыган дус кызлары Равилә белән Лидия килгән иде.
Алар бергәләп гаилә альбомы битләренә күз салдылар, балачакларының, яшьлек чорларының күңелле мизгелләрен искә төшерделәр. Исламия ханым истәлекләре кызы Клараны да кызыксындырды.
– 1946нчы елда әти җиңү яулап сугыштан кайтканнан соң тудым мин. Гаиләдә алты бала үстек. Ачлык кичермәсәк тә, ризыкка иркенлек заман түгел иде әле. Гел ашыйсы килгәнне һич онытмыйм, – ди Исламия ханым. – Җиденче сыйныфтан соң Казанга медицина училищесына укырга кердем.
– Балачак хыялы булгандыр инде?
– Юк, ул хакта уйламадым да. Киресенчә, педагог булырмын дигән идем. Яңа Кенәрдә яшәгән Фахирә апам: “Укытучылар җитәрлек, медиклар кирәк. Шунда барасың”, – диде. Безнең өчен өлкәннәр сүзе закон иде. Һәм үкенмим дә, үз эшемне яраттым, яратам.
Медицина училищесын тәмамлаганнан соң Яңа Кенәргә эшкә кайта кыз. Белемен дәвам итү уе, ничектер, читләтеп үтә аны. Һөнәре ошый – шул җитте. Өстәвенә өченче курстан соң каникул вакытында авыл егете Альберт белән танышырга өлгерә. Яшьләр арасында туган җылы хисләр мәхәббәткә әверелә. Исламия егетне армиядән көтеп ала. Очрашулар өйләнешү белән тәмамлана.
– Кайнатам Зарифулла тәкъдиме белән 1972нче елда без Арчага килеп урнаштык. Башта фатирга кереп тордык, аннан үз фатирыбыз булды. Менә хәзер хәләл көчебез белән салып чык-кан йортта гомер кичерәбез, – ди Исламия Гарипова. – Бүгенге көнебез бик рәхәт. Тигезлегем бар, кызларым Клара Хуҗиева (педагогика көллиятендә укытучы) белән Алсу Кузнецова (табибә–педиатр) гаиләләре белән ерак түгел генә яши. Өч оныгыбыз бар. Тормышымнан бик канәгать.
Юбилярны 70 яшьлеге белән котларга Арча үзәк хастаханәсеннән үзе белән бергә эшләгән “Бирешмәсләр” төркеменнән хезмәт ветераннары һәм Арча педагогика көллиятеннән хезмәттәшләре килгән. “Бер шәһәрдә яшәсәк тә, күптәннән күрешкән юк иде. Бик чыгып йөрелми хәзер. Кирәк булганда, машина белән генә барып киләбез. Сагынылган. Әле дә очрашудан алган тәэсирләрдән арына алмый йөрим”, – ди Исламия ханым.
– Мин башта Арча поликлиникасында статистика бүлегендә эшләдем, аннан поликлиниканың өлкән шәфкать туташы итеп куйдылар. 1986 елдан Арча педагогика көллиятендә шәфкать туташы булдым. Тату, дус, нык коллективта хезмәт юлы үттем. Студентлар да, укытучылар да хөрмәт итәләр иде үземне. Кирәклегеңне тоеп яшәү үзе бәхет.
– Ул хөрмәткә лаек кеше, – ди педагогика училищесының элекке директоры Илдус Сәгъдиев. – Сау–сәламәт булып йөрүемдә мин аңа рәхмәтле. Вакытында уколын кадый, даруын эчертә иде ул. Белеме дә күпкырлы. Барысын да белә, киңәшләрен бирә.
Гаиләдә дә Исламия ханым яратып һәм яратылып яши. Ире белән 48 ел бергә гомер итәләр. Тырыш, хезмәт сөючән, һәр эшкә кулы бара торган, гаилә җанлы, җор күңелле, юмор хисле Альберт әфәнде хатыны турында яратып, олы хөрмәт белән сөйли.
– Юбилей көннәрендә Исламия турында шулкадәр күп мактау сүзләре ишеттем ки, чыннан да аның шундый яхшы булуына ышана башладым, – ди ул шаяртып һәм шунда ук җитди тонга күчте. – Искиткеч кеше ул. Бик яхшы әни дә. Дөрес, гаилә булгач, җил чыкмый калмый. Бигрәк тә бала үстергән, акча җитмәгән вакытларга кагыла ул. Әмма без авырлыклардан бергә чыгу юлын эзли идек. Тапканыбыз да, югалтканыбыз да, булдырганыбыз да бергә булды. Тормышыбызны балаларыбыз бизәде.
– Без һәрвакыт бергә. Альберт эшне кешегә кушарга яратмый, үзе башкара. Булыша алмасам да, аның янында мин торырга тиеш. Минем янымда да Альберт булса, эшем җайлырак бара кебек. Шулай күңеллерәк тә, – дип кушыла Исламия ханым.
Уртак хезмәт җимешләре сок- ланырлык. Өйләре хан сарае кебек, бакчаларында нәрсә генә үсми. Исламия ханым кирәк булганда үзе тегә, чигә. Үзем өчен, якыннарыма дога кылырга, дип (әти–әнисе, дүрт туганы вафатлар, читтә яшәгән Наилә апасы белән икесе генә калганнар) мәчеткә йөреп, гарәпчә укырга өйрәнгән. Буш вакытларында концерт–спектакльләргә йөрер-гә ярата. Тигезлегенең кадерен белеп, балалары игелегенә, дуслары хөрмәтенә төренеп һәр туган көн өчен сөенеп яши ул.
Гөлсинә Зәкиева