Беренче тәэсирләр — уңай
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 3 августтан 12 августка кадәр мәгариф учреждениеләрен, махсус мәгариф оешмаларын, балалар бакчаларын, урта һөнәри белем бирү уку йортларын яңа 2016–2017 уку елына иң яхшы әзерләүгә республика смотр–бәйгесе игълан иткән иде.
— Бу бәйге яңалык түгел, яңа уку елы алдыннан ел саен оештырыла, — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Ситдыйкова. – Хәзерге вакытта смотр-бәйгенең зона этабы бара. Ул җиде зонада үтә. Арча районы җиденче зонада. Бездән тыш аңа Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Питрәч, Саба, Теләче районнары керә. Иң яхшы дип табылган мәктәпләр республика бәйгесендә иң яхшы исемен алу өчен көч сынаша.
3 августта Арчага иң яхшы мәктәпләрне ачыклау максатыннан эксперт комиссиясе кайтты. Аның составында — Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Наталья Реснянская, “Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге” җитәкчесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы икътисади совет, Татарстан Респуб- ликасы Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы, җәмәгатьчелек халык фронты төбәк штабы әгъзасы Ринат Садыйков, Татарстан Респуб- ликасы мәгариф һәм фән министрлыгының матди тәэмин итү бүлегеннән Азат Мусин, шушы зонага кергән районнар вәкилләре бар иде.
Комиссия әгъзалары ике мәктәпне һәм бер урта һөнәри белем бирү уку йортын сайлап алды. Алар – Арчаның бишенче гимназиясе, Казанбаш мәктәбе, Үрнәктәге агросәнәгать көллияте.
Әлеге мәгариф учреждениеләренең ашханәсен, спортзал, акт- лар залы, медпункт, музей, кабинетлар, лабораторияләр, спорт мәйданчыгы территориясен карадылар. Ашханәдә туклануга, ризыклар әзерләү, сак- лауга, спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган уңайлыкларга, чисталыкка, матурлыкка игътибар аеруча зур булды.
— Без мәктәпләргә гаеп эзләү, соңыннан шелтәләү өчен чыкмыйбыз. Безнең максат — киңәшләр бирү, тәкъдимнәр кертү, — диде соңыннан Ринат Садыйков. – Арча районы – данлыклы төбәк. Уку йортлары уңай тәэсирләр генә калдырды. Бу якларда милли рух көчле. Туган якны өйрәнү музейлары эшли. Алар бик кирәк, чөнки балалар кечкенәдән геройларны, данлыклы шәхесләрне белеп үсәргә тиеш. Сүз дә юк, бик күп хезмәт куелган, бик күп эшләнә. Әмма тагын да күбрәк эшләргә була, чөнки сезнең районда мөмкинлекләр күбрәк.
Гөлсинә Зәкиева