Шәһәргә су җитәрме?

2016 елның 5 августы, җомга

Шәһәргә су җитәрме?

Арчада өстәмә су чыганагы булдырылды. Крахмал заводы астындагы чишмә суы үзәк су системасына кушылды.

Җәйге чорда су җитмәү проблемасы һәр елны килеп туа, әмма быел, эссе һава озак саклану сәбәпле, шәһәрдә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре аеруча күбәйде.

Су җитмәү проблемасы беренче чиратта район һәм шәһәр җитәкчеләрен борчый.

– Көн саен эш көнем шул хакта хәбәрләр кабул итүдән башлана, – ди район башлыгы Илшат Нуриев. – Әлеге чишмә проблеманы хәл итүдә булышыр, дип өметләнәм.

Хәзерге вакытта Арча шәһәре су белән ерактагы чыганаклардан тәэмин ителә: Күпербаш (чишмә), Казиле (скважина), Түбән Курса (2 чишмә, 1 скважина), Арча станциясе (3 скважина), Айван (2 скважина). Җәйге чорда башнялардагы су да тоташтырыла. Ләкин болар гына җитми.

– Яңгыр яву белән суга кытлык та бетә. Бар да бакчага су сибә, — ди “Водоканал–Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев. — Халыкны да аңларга була, алар өчен бакча – тормыш чыганагы. Тик шуның нәтиҗәсендә икенчеләр сусыз тилмерә. Бүгенге шәһәр өчен элеккеге су системасының көче җитми.

— Район башлыгы су мәсьәләсен үзе контрольдә тота. Эш көне башлану белән беренче булып бездән дә шул хакта сорый. Туктаусыз эзләнүдә ул. Кайда, ничек, нәрсә эшләргә була? Шул сорауларга җавап эзли. Ял көннәрендә иртәнге сәгатьләрдә хәбәрләр кайсы йорттан килгән, шуларга йөреп чыгабыз, — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов. — Су җитмәү проблемасы безне төрле вариантларга тукталырга мәҗбүр итте. Кайда чишмә бар, шуны барларга тотындык. Крахмал заводы астында чишмә барлыгы искә төште. Заманында аннан крахмал заводы гына файдалана иде. Берничә көн эчендә зур эш башкарылды, 520 метр арага торба салынды. Бу эшнең нәтиҗәсе булыр һәм шәһәрне су белән тәэмин итү күпкә яхшырыр, дип өметләнәбез. Су тотмасыннар, бакчаларына сипмәсеннәр, дип кешеләрдән таләп итә алмыйбыз. Алар аның өчен акча түли. Аз сумма да түгел. Тик чиктән тыш күп файдаланмасыннар, башкалар турында да онытмасыннар иде!

Гөлсинә

Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International