Киңәшле эш нәтиҗәле була
3 августта район Иҗтимагый советының эшче төркеме совет рәисе Ринат Һидиятов җиткәчелегендә Наласа авыл җирлегендә социаль мәсьәләләрне хәл итүнең торышын өйрәнде.
Иҗтимагый совет әгъзалары әлеге җирлеккә кергән Урта Бирәзә һәм Наласа авылларында булдылар. Ике генә авыл булгач, монда эшләүчеләргә җиңел икән дип уйлый күрмәгез. “Наласа авылы үзе биш авылга тора ул”, — дип җирлек башлыгы Илфира Шакирова юкка гына әйтми. “Бу авылның урамнары гына да 11 километрга җыела”, — диде ул. — Махсус санап чыктым”. Авыл урамнарының озынлыгын исәпләгән җирлек башлыклары күпмегә җыйнала икән?
Җирлек башлыгы авыл урамнарын кызык өчен генә үлчәп йөрмәгән. Ул Наласа авылы фельдшер–акушерлык пунк- ты мөдире Равия Зарипова хезмәтенә югары бәя биреп, аңа кешеләр сәламәтлеге турында кайгыртып шуның кадәр юл үтәргә туры килүен әйтеп үтте. Равия Имаметдин кызы тумышы белән Кукмара районыннан. “Миңа Наласа үз авылым кебек, кешеләре бик әйбәт”, — ди ул. Иҗтимагый совет әгъзалары пунктка килгән авыл кешеләре белән дә сөйләштеләр. “Операция генә ясамый, калганын барын да булдыра”, — диделәр алар.
— Безнең өчен халык фикерен ишетү бигрәк тә мөһим, — диде Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов. — Җирлек башлыгыннан алып, һәр кеше үз урынында дигән фикергә килдек без бүген.
Әйе, нәкъ шулай. Халкы нинди, җитәкчеләре шундый, дип тә әйтәләр бит әле. Шактый еллар элек Наласа халкы акча җыеп урамнарга таш түшәтергә кереште. Авылның 500 еллыгы уңаеннан бик күп төзекләндерү эшләре алып бардылар. Югарыдагы җитәкчеләребез дә эшләгәнгә булышабыз, дип әйтеп торалар бит. Авылның Мәдәният йорты, урта мәктәп ныклап төзекләндерелде, фельдшер–акушерлык пункты яңарды, авылга асфальт юл килде. Яңартылган биналарның эчтәлеге дә бай, әзерлекле, гаять тырыш кешеләр эшли аларда. Наласа урта мәктәбе бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча иң яхшылар арасында. Мәктәп яны бакчалары — искитәрлек!
Әле яңартуны көтә торган Урта Бирәзә клубында, Наласа балалар бакчасында эшләүчеләр турында да шулай дип әйтергә була.
Урта Бирәзә халкы да бердәм. Дүрт елда 370 мең сум сәдака акчасы җыйналган, аны зират коймасын яңартуга тотканнар, иганәчеләр дә ярдәм итә.
Иҗтимагый совет әгъзалары һәр социаль объектта булып, аларның эшчәнлеге белән таныштылар. Соңыннан алган тәэсирләр буенча фикер алышу булды, эшлекле фикерләр, тәкъдимнәр әйтелде.
Ильяс
Фәттахов