Үзебезнеке җитәрлек
Татарстан Республикасы тотрыклы рәвештә илнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре лидерлары арасына керә. Республика үзен тулысынча югары сыйфатлы төп туклану продуктлары белән тәэмин итә.
Бездәге продуктлар кәрҗиненең минималь бәясе — Россиядә иң түбәннәрдән. Югары җитештерүчәнлек һәм агросәнәгать комплексының динамикалы үсүе — авылга инвес- тицияләр тартуга, яңа технологияләр кертүгә, хуҗалык итү формаларын стимуллаштыруга, шулай ук социаль өлкәгә игътибар һәм авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт сәясәте нәтиҗәсе.
2015 елда авыл хуҗалыгы прордукциясен тулай җитештерү 214 млрд. сум тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч буенча республика Россия Федерациясендә Краснодар крае, Ростов һәм Белгород өлкәләреннән соң 4нче урынны алып тора.
Терлекчелек продукциясе җитештерү буенча республика, 109 млрд. сум күләм белән, Россия төбәкләре арасында Белгород өлкәсеннән соң икенче урында. Илдә иң күп мөгезле эре терлекләр Татарстанда — 1 млн. баштан артык.
2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан сөт җитештерү буенча — икенче, бәрәңге җыемы буенча — икенче, ит җитештерү буенча дүртенче урында.
Татарстанда күп кенә эре республика дәүләт программалары, шул исәптән агросәнәгать комплексын техник коралландыру, мелиорация өлкәсен үстерү, фермаларны ныклап төзекләндерү һәм силос–сенаж траншеялары төзү программалары тормышка ашырыла.
Югары технологияле эре комплексларны төзү һәм үзгәртеп кору дәвам итә, бу 2018 елда ит җитештерүне 160 мең тоннага җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Берүк вакытта итне тирәнтен эшкәртү буенча предприятиеләр файдалануга тапшырыла.
Республикада 2010 елдан башлап гаилә фермалары төзелә. Бүген алар 1182, шул исәптән 505е — югары технологияле. Тагын 141 ферма төзелә. Гаилә фермалары 144 мең гектар җир били, аларда 3,5 мең кеше эшли.
Авылда хуҗалык итүнең кече формаларны булышу буенча “Лизинг–грант” программасы тормышка ашырыла.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә аеруча игътибар бирелә — республикада алар — 400 меңнән артык. Татарстан Республикасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында республика законы кабул ителде. Ташламалы кредитлар бирү сизелерлек ярдәм булды, аны авылның һәр 4 гаиләсенең берсе алды, гомуми суммасы 36,8 млрд. сум (2006–2016 еллар).
Продукцияне саклау, эшкәртү һәм ташу инфраструктурасын үстерү мәсьәләләрен респуб- лика заманча күпләп сату–бүлү үзәкләре һәм саклагычлар төзү исәбенә хәл итә. 2013 елдан башлап Казанда Россиядә иң зур “Агропромпарк” эшли. Монда җирле фермерлар үзләренең авыл хуҗалыгы продукциясен турыдан туры сата алалар. Якын киләчәктә Питрәч районында тагын бер эре — “Агромир–Казан” үзәге төзү башлана. Татарстан мондый проект- лар белән Россия базарын үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе белән тутыру өчен куәтле ресурс булдыру үрнәген күрсәтә.
Татарстан Республикасы ирешкән уңышларда Арча районының да саллы өлеше бар. Безнең район 2015 елда ашлыкның тулай җыемы буенча беренче урынны алды. Сөтне иң күп җитештерүче районнарның берсе. Иң күп бәрәңге дә безнең районда үстерелә.
Хәзерге вакытта басуларда яңа уңышны тиз арада югалтуларсыз җыйнап алу өчен хезмәт кайный. 4 август- та игеннәр 44,5 процент мәйданда җыйнап алынды. Тулай җыем — 633888 центнер. “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Ватан”, “Курса МТСы” ширкәтләре бер гектардан уртача 30 центнердан уңыш алалар.
Ильяс
Фәттахов