Яңалыклар

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Сәрдәбаш авылында яшәүче Рябинина Елизовета Осиповнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм бүләк тапшырды.

Елизовета әби биш балалы гаиләдә иң олысы була. Ул 10 яшьтә вакытта әтисе үлә, әнисе авырый башлый. Бөтен авырлык кыз җилкәсенә төшә, ул 2 сыйныф кына тәмамлап кала. Сугыш башлангач олылар белән бергә кырда эшли, урман кисә. 1954 елда Илья Рябининга кияүгә чыга, 4 бала үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International