Наркотиклар кырыс каникуллар вәгъдә итә

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Наркотиклар кырыс каникуллар вәгъдә итә

Наркотиклар турында сүз чыгу белән шуны әйтергә кирәк, аны кулланган гына кешегә җәза юк. Әмма бу наркоман җәзасыз кала дигән сүз түгел.

Чөнки наркотиклар куллану җинаять саналмаса да, административ тәртиптә җәза бирелә. Ә аны саклау (“доза”ны сатып алган вакыттан кулланганчыга кадәр булса да) җинаять статьясы белән танышуны якынайта.

Наркотиклар кулланучыларга Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 6.9 маддәсе нигезендә җәза карала. Шуның нигезендә табиб билгеләвеннән тыш составына наркотик матдәләр кергән препаратлар кабул иткән өчен 4000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф яки 15 тәүлек арест салынырга мөмкин.

Ә наркотиклар тарату, үсемлекләр (киндер, пейотля, опиум мәге һәм башкалар) үстерү, җитештерү, алып кайту (сату максаты белән булмаса да, әгәр күләме иң аз дигәннән күбрәк булса), наркотикларны урлау яки куркытып алу җинаятькә санала.

2015 елда Арча халык суды тарафыннан Арчада яшәүче З. һәм М. зур күләмдә наркотиклар алып кайткан, саклаган өчен ирекләреннән мәхрүм ителде. Икесе дә билгесез кешеләрдән куллану өчен наркотиклар сатып алган, үзләрендә саклаган. Оператив тикшерү эшләре барышында полиция хезмәткәрләре аларны табып алды.

Шулай ук Х. суд залында кулга алынды һәм ирегеннән мәхрүм ителде. 2015 елның җәендә ул Интернет аша билгесез кешедән үзе өчен наркотик соратып ала. Аның бер өлешен үзендә сак-лый, икенчесен йорты каршындагы эскәмия астына күмеп куя.

Т. законсыз төстә наркотик алган өчен (сату максаты белән түгел) 1 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул Арча районының бер авылында мәк җыя. Кайтканда аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Тикшерү барышында мәк белән полиэтилен кап килеп чыга.

2016 ел башыннан ике балигъ булмаган Х. М.нан наркотик тутырылган сигарет алган һәм аны саклаган, М. билгесез кешедән наркотик алып, аны Х.га биргән өчен хөкем ителде.

Алия Мөхәммәдиева,

Арча район суды судья ярдәмчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International