Уттай урак өсте
Әлеге сүзләр быелга бик туры килеп тора. Көндезләрен баш пешәрлек эссе, тизрәк күләгәгә качасы килә. Кайчандыр шундый һавада урак белән иген урганнар, көлтә бәйләгәннәр. Шул ук мәйданнар, шул ук басулар бит инде ул.
Быел бар культуралар бергә өлгерде, арыш урагын арпа, язгы бодай куып җитте. 9 августка барлык игеннәрнең 64,3 проценты (34623 гектар) җыйнап алынды. “Курса МТСы” ширкәтендә ул 90 проценттан артып китте. “Северный”, “Акчишмә”, “Татарстан” ширкәтләрендә 77–75 процент. Арыш, борчак культуралары тулысынча җыйнап алынды.
Бу көнгә барлык ашлык җыемы — 897596 центнер. Бер гектардан уртача 25,9 центнер уңыш чыга. Иң югары уңыш “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә — 37,5 центнер, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Кырлай”, “Игенче” ширкәтләрендә 30 центнердан артык.
Иң аз уңыш “Мәрҗани” ширкәтендә — 18,9 центнер гына. “Арча”, “Аю” ширкәтләрендә аннан аз гына артык.
Район хуҗалыкларында 125 комбайн бар. 8 августта шуларның 107се эшләде. “Ак барс” агрокомплексы”нда 15 комбайнның барысы да эшли. Бер көндә бер комбайн уртача 410 центнер ашлык суктырды. “Курса МТСы”нда бу күрсәткеч — 648 центнер.
Комбайнчылар арасында “Северный” ширкәтеннән Рәҗәп Шәяхмәтов алда, ул “Джон Дир” комбайны белән 14127 центнер ашлык суктырды. “Игенче” ширкәтеннән Илнур Габдрахманов, Ильяр Сибгатуллин, Нияз Йосыфҗанов “Класс” комбайннары белән 12108–11880 центнер ашлык суктырдылар. “Курса МТСы” ширкәтеннән Рәис Камалиев “Тукано” комбайны белән 11861 центнер ашлык суктыр- ган.
Уртача егәрлекле комбайннарда эшләүчеләр арасында “Курса МТСы” ширкәтеннән Шамил Гыйбадуллин алда, ул “Акрос” комбайны белән 12217 центнер ашлык суктырды. “Венета” ширкәтеннән Рәлиф Ильясов, “Курса МТСы”ннан Марсель Минһаҗев, Фәнис Хөснетдинов, Радик Хәбибуллин “Акрос” комбайннарында, “Северный” ширкәтеннән Рәдис Низамов, Мидхәт Мифтахов “Полесье” комбайннарында 10ар мең центнердан артык ашлык суктырдылар.
Аз егәрлекле комбайн нарда эшләүчеләрдән “Северный” ширкәтеннән Кадыйр Шәкүров “Полесье” комбайны белән 9166 центнер ашлык суктырды.
“Мәрҗани” ширкәтеннән Наил Садриев, “Аю” ширкәтеннән Марсель Сафиуллин “Макдон” комбайны белән 920–871 гектарда игеннәр урдылар.
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов “Акчишмә”, “Мәрҗани”, “Аю” хуҗалыкларының яшь комбайнчылары: Фәрит Сафин, Айдар Сәйфетдинов, Азат Сафин, Владимир Александров, Рамил Яруллин, Фәнил Мөхәммәтшинга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.
— Районда 30 яшькә кадәрге 18 комбайнчы эшли, — диде ул. — Без аларның барысына да бүләкләр тапшырып чыгабыз.
Ильяс СӘХӘПов