5 августта салым бурычларын җыйнау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

5 августта салым бурычларын җыйнау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин алып барды. Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты. Салым инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда хәзерге вакытта Арча районында яшәүчеләрнең барысы 32 млн. сум бурычы бар. Салымнарны вакытында түләмәүчеләрнең саны йөздән артып киткән. Закон кысаларында аларга карата чаралар күреләчәк.

22 кешенең әҗәтен түләттерү турында суд карары чыккан инде. Алар белән хәзер суд приставлары шөгыльләнә. Андыйларның милкенә арест та салынырга мөмкин. Ә калганнарына бу атнада комиссия әгъзалары үзләре йөри башлады. Алар һәрберсе белән очрашып, бурыч җыелуның сәбәпләрен ачык-лый һәм моның тискәре нәтиҗәләргә китерәчәген аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International