VII Бөтендөнья яшьләр форумында катнашучылар Арчада кунак булып китте. Кунакларга Арча стадионында бәйрәм чарасы оештырылды. Республиканың танылган җырчылары белән беррәттән, форумның кунаклары да яшьләргә җырларын, Арчабызның бию коллективлары дәртле биюләрен бүләк итте.
Милләттәшләребез кайда гына яшәсә дә, һәммәбезне бергә бәйли торган Тукаебыз бар. Бөек Тукай ватанын күрү, Яңа Кырлайда шагыйрьнең истәлекләрен, рухын саклаган музейда булу— татар яшьләренә әйтеп бетергесез хисләр бүләк иткән.
Кунакларны котлап, форумны ачу тантанасына район башлыгы Илшат Нуриев һәм Бөтендөнья татар корылтае рәисе Ринат Закиров килгән иде. Бәйрәмнең кабатланмас мизгелләренең шатлыгын уртаклашып алар изге теләкләрен җиткерде. “Һәрвакыт бер-берегез белән танышырга, дус булырга омтылыгыз. Һәммәбезгә һәрвакыт татар булуыбызга горурланып яшәргә, милләтебезнең дәрәҗәсен тагын да биеккә күтәрергә көч насыйп булсын”, — диде район башлыгы.
“Арча – милләтебезнең йөзек кашы, — дип башлады сүзен Ринат Закиров. —. Татар баласын беренче адымыннан ук Тукай дөньясы, аның шигырьләре озата башлый. Биредә алган тәэсирләр сезгә гомер буенча көч, дәрт биреп озатып барыр. Тәэсирләрне туган төбәгегезгә алып кайтып, яшьләргә тапшырырсыз дип уйлыйм”.
Форумда катнашучылар арасында безнең районнан Чулпан Кыямова белән Ләйсән Хөсәинова да бар. Кызлар үзенчәлекле киемнәре белән аерылып тора: милли бизәкләр чигелгән камзул кигәннәр. Алар икесе дә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә эшли. Форумда 4 көн эчендә алган тәэсирләренең иге-чиге юк кызларның. “Чит җирләрдә яшәүчеләр Арчаны, Тукайны, Курсавины, аларның туган җирен белә! — дип очынып сөйләп китте алар. — Яттан Тукайның шигырьләрен сөйләүче күп. Кичләрен җыелышып татар җырларын җырлашып утырабыз. Хис-кичерешләребез әйтеп бетергесез! Форумда барлык проектлар татар телен — ана телебезне саклау, яклауга корылган. Үз җиребездә татарча сөйләшеп без телебезнең нинди кадерле икәнен аңлап та бетермибез бугай, ә чит җирләрдә яшәүче яшьләр белән аралашкач күңелдә татар булуыбыз, шундый гүзәл төбәктә яшәвебез белән бик горурландык, чит җирдә яшәүчеләрнең татар телен ничек яратуларын күрдек. Чит илләргә чыгып гыйбрәт ал, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Форумнан тәҗрибә дә туплап кайтабыз. Әйтик, “Мин татарча сөйләшәм” проекты белән районыбыз авылларына барып, яшьләр белән очрашулар оештырырга мөмкин”.
Татар теле дөньядагы камил, аһәңле 14 тел арасына кергән. Чил илләрдә яшәүчеләр дә нинди мохиттә яшәүләренә карамастан, күбесе үз телләрен онытмый. Моның өчен анда яшәүче өлкәннәргә рәхмәт. Алар онытырмый.
Кытай иленнән килгән Сәүлеш Сакабова белән аралашабыз. Сәүлеш 7 ел Казанда укый. КФУның рус филологиясе бүлеген тәмамлаган кыз магистратурада укыган, хәзер укуын аспирантурада дәвам итмәкче. Киләчәктә, мөгаен, үз иленә кайтып, балаларга татар теле укытыр. Татар кызы булса да, туган йортында татарча сөйләшмиләр икән. Казанда яшәгән елларында кыз әйбәт кенә татарча сөйләшергә дә өйрәнгән. Питердан килгән Камил Мөхәммәтдҗановның да Тукай Ватанына беренче генә аяк басуы. Укып, ишетеп, үзләрендәге татар үзәге аша белсә дә, татар мохитенең яшәешенә шаһит булган егет күргәннәреннән хисләнгән. Таҗикстаннан килгән Наил Юмаев биредә күргәннәрен киләчәктә балаларына да сөйләр. Туган ягына кайткач күрсәтү өчен һәр мизгелне фотога төшерә.
Һәркем өчен бәйрәм, рухлар күтәренке иде бу кичтә. Сабантуйларда уйнала торган заманча уеннарда да, халкыбызның гореф-гадәте булып сакланган уеннарда да уйнап рәхәтләнде, милли көрәштә дә көчләрен сынады кунаклар. Бәйрәмнең тәмамлануын Арча күген яктыркан салют чаткылары белдерсә дә, таралышырга ашыкмадылар, фотоларга төштеләр, чыгыш ясарга өлгермәгәннәре җырларын дәвам итте.
Кунакчыл Арчаның даны чит илләргә китте: Төркиягә, Гарәп Әмирлекләренә, Таҗикстан, Үзбәкстан, Украина һ.б… Кем белә, бәлки киләчәктә форумга килгән яшь буын ярдәмендә еллар аша әйләнеп кайтыр бүгенге истәлекле мизгелләр.
Розалия Зиннәтова